Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Берсе – ирегеннән, икенчесе күзеннән мәхрүм булды

Ноябрьнең беренче көннәренең нәтиҗәләре бик үк куанычлы түгел. Район үзәге урамнарында Халыклар бердәмлеге көнендә Америка боевикларындагы кебек узышлар булган. Бистә уртасында ЮХИДИ инспекторлары тулысынча тонировкаланган "ВАЗ -2114" автомобиле руле артында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчене күрәләр. "Туктарга!" дигән боерыкка ул буйсынмый һәм Ленин урамына кереп качарга тырыша, шуннан...

Ноябрьнең беренче көннәренең нәтиҗәләре бик үк куанычлы түгел.

Район үзәге урамнарында Халыклар бердәмлеге көнендә Америка боевикларындагы кебек узышлар булган. Бистә уртасында ЮХИДИ инспекторлары тулысынча тонировкаланган "ВАЗ -2114" автомобиле руле артында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчене күрәләр. "Туктарга!" дигән боерыкка ул буйсынмый һәм Ленин урамына кереп качарга тырыша, шуннан чистарту корылмалары яныннан трассага чыга. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәртип бозучыны сирена кабызып куа башлыйлар. Аларга аңлы автомобильчеләр дә лихачка тоткарлыклар тудырып ярдәм итә. Аны Казан - Оренбург трассасының 92нче километрында гына туктата алалар. Сергей Самсонов һәм Илшат Хәсәнов экипажы автомобильне юл кырыена кыса. Хәзер тәртип бозучы 10 тәүлеккә тоткарланган һәм эчке эшләр бүлегендә.

***

Казан-Оренбург трассасының 100нче километрында Чистай кешесенең күзе сукыраюга китергән коточкыч юл-транспорт фаҗигасе була.

"Сузуки Гранд Витара" автомобиле белән идарә иткән 1949 елгы гражданин тизлекне дөрес сайламый һәм дистанцияне дә сакламыйча, алдан килүче КамАЗга килеп бәрелә. Бәрелүдән җиңел машина йөртүченең бите җәрәхәтләнә һәм бөтенләй сукырая. Авария урыныннан ул Алексеевск үзәк район хастаханәсенә китерелә, ә аннан Казан шәһәренең республика клиник хастаханәсенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев