Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Биш миллиардлы чиккә якынлаштылар

2014 елның беренче киңәшмәсендә район предприятиеләре һәм оешмаларының узган чордагы эшенә йомгак ясалды. 2013 елда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 млрд. 809 млн. сум яки 123 процент тәшкил итте. Әйләнешнең иң күп өлеше, 59 проценты, төзелеш өлкәсенә, әһәмияте ягыннан икенче...

2014 елның беренче киңәшмәсендә район предприятиеләре һәм оешмаларының узган чордагы эшенә йомгак ясалды.

2013 елда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 млрд. 809 млн. сум яки 123 процент тәшкил итте.

Әйләнешнең иң күп өлеше, 59 проценты, төзелеш өлкәсенә, әһәмияте ягыннан икенче тармак - авыл хуҗалыгына 20 %ы һәм 21 процент элемтә, торак-коммуналь хуҗалыкка, сәүдә һәм башка өлкәләргә туры килә.

Промышленность

Хисап чорында промышленность предприятиеләре 813 млн. сумлык продукция җитештерделәр, ә бу узган елның шул чорына 135 %. Шунысы игътибарга лаек, районның барлык предприятиеләре - 549 млн. сумлык продукция җитештергән сөт комбинаты, 253 млн. сумлык продукция җитештергән "Алексеевск керамикасы", 11 млн. сумлык товар җитештергән нәфис әйберләр туку фабрикасы 2012 ел белән чагыштырганда үзләренең җитештерүчәнлек дәрәҗәсен арттырдылар.

ТӨЗЕЛЕШ

Ел йомгаклары буенча төзелеш комплексының күләме 363 млн. сум тәшкил итте, бу 2012 елның шул чорындагыдан 7 %ка күбрәк. Сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәләрендә зур төзү һәм ремонт эшләре башкарылды, күп фатирлы йортларда ремонт ясалды. Шул рәвешчә, елның барлык төзелеш программалары тулысынча төгәлләнде.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм хезмәтләр күрсәтүдән 1 млрд. 468 млн. сум акча керде. Тулай продукция бәясе 1 млрд. 871 млн. сум тәшкил итте.

"АПКны үстерү" проектын тормышка ашыру кысаларында районда соңгы җиде елда ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә кредит оешмалары 723 млн. сумлык 3180, шул исәптән узган елда 145 млн. сумлык 540 кредит бирде.

Сөт җитештерү 31,8 мең тонна яки 2012 ел дәрәҗәсенә карата 97% тәшкил итте, өстәвенә һәр сыерның продуктлылыгы - 4231 килограмм. Ит 2,7 мең тонна җитештерелде, бу 2012 ел дәрәҗәсенә карата 71% тәшкил итә. Һәр гектардан 17,9 центнер уңыш җыеп алынды, барлыгы 82,9 мең тонна ашлык суктырылды.

Сәүдә

Ваклап сату товар әйләнеше 2013 елда - 1257 млн. сум (104 %), ваклап сату сәүдә әйләнеше җан башына 48 мең сум тәшкил итте. Җәмәгать туклануы әйләнеше 2%ка артты һәм 212 млн. сум тәшкил итте.

Бюджет үтәлеше

Хисап чоры йомгаклары буенча үз керемебез 266 млн. сум булды яки еллык план 100 процентка үтәлде. Физик затлар кеременә салым - 191 млн. сум, җир салымы 13 млн. сум җыелды, алдан йөкләнгән керемгә салым 7,9 млн. сум алынды.

Перспективада

2014 елда 14 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру, 6 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук Сахаровкада клуб, Масловкада ФАП һәм "Социаль ипотека" программасы буенча 18 фатир төзү планлаштырылган. Кешеләрне аварияле торактан күчерү программасын тормышка ашыру дәвам иттереләчәк, 8 ФАП ремонтланачак, Лебедино, Кыркүл һәм Ромодан мәктәпләре капиталь ремонтланачак, Просторная урамында 220 урынга балалар бакчасы төзеләчәк. Моннан тыш, Биләр музей-тыюлыгы һәм Изгеләр чишмәсен төзекләндерү эшен дәвам иттерәсе, "Чис-та су" программасы кысаларында Лебяжьеда суүткәргеч төзисе һәм "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев