Депутатлар игътибарына
14 декабрьдә, сәгать 10 да район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советының уникенче утырышы булачак.
Эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителә:
1. 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында (икенче укылыш);
2. Парклар һәм скверлар елын, Су саклау зоналары елын үткәрү йомгаклары турында;
3. 2016 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге эшчәнлеге турында;
4. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләре Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
5. Төрлесеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев