Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Депутатлар игътибарына

11 декабрьдә иртәнге сәгать 9да район Советының утырышлар залында Zoom режимында дүртенче чакырылыш Алексеевск район Советының дүртенче утырышы булачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

1. 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Алексеевск районының бюджеты турында (икенче укылыш);

2. 2020 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең эшчәнлеге турында;

3. 2014-2020 елларга ТР Алексеевск районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру дәүләт программасының үтәлеше турында.

4. Төрлесеннән.

***

Шул ук көнне иртәнге сәгать 8дә Алексеевск район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының дүртенче утырышы булачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

1. 2020 елга Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең башлангыч йомгаклары һәм 2021 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.

2. 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына ТР Алексеевск районының Алексеевск шәһәр җирлегенең бюджеты турында;

3. ТР Алексеевск районы Алексеевск шәһәр җирлеге Советының 2011 елның 29 гыйнварында кабул ителгән 108 номерлы «ТР Алексеевск районының Алексеевск ш.т.б.да җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

4. ТР муниципаль берәмлекләр Советының XV съезды делегатын сайлау турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев