Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ел төгәлләнеп килә

Эшчәнлекнең узган ел белән чагыштырганда 1,4 тапкыр арткан барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше унбер айда 4 млрд. сумнан күбрәк тәшкил итте. Шуның белән бергә төзелеш комплексы предприятиеләре өлешенә - 52%, авыл хуҗалыгына - 20 %, промышленность предприятиеләренә - 16 %, сәүдәгә - 6 %, башка тармакларга 6 % туры...

Промышленность

Промышленность предприя-тиеләре 733 млн. сумлык продукция җитештерделәр, бу - узган елның шул ук чорындагыдан 30 процентка күбрәк.

Мәсәлән, сөт-консерв комбинаты - 491 млн. сумлык (бу - 2012 елның шул ук чорына карата 137 %), "Алексеевск Керамикасы" - 232 млн. сумлык (товар җитештерү 18 %ка арткан), нәфис әйберләр туку фабрикасы 10 млн. сумлык (бу планның арттырып үтәлүен күрсәтә) продукция эшләп чыгарды.

Төзелеш

Ел башыннан бирле төзү комплексы предприятиеләре башкарган эшләр күләме 334 млн. сум тәшкил итте: узган елгы дәрәҗә 9 % ка артып киткән.

Узган чорда 13 мең кв.м торак файдалануга тапшырылды - планлаштырылган бө-тен эшләр эшләнде. Бюджет учреждениеләренең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү программасы кысаларында 1нче Спорт комплексының фасадын җылыту, "Ромашка" балалар бакчасында тәрәзә блокларын алмаштыру дәвам итә. Гоголь урамында урнашкан башкарма комитет бинасында да шундый эшләр башкарылачак.

Хәзерге вакытта эшләр киләсе елга да билгеләнде: тагын 13 мең квадрат метрлы торакны файдалануга тапшырасы (Просторная урамында 18 фатирлы өйнең нигезе салынган инде), район үзәге территориясендә өч спорт мәйданчыгы төзи башлыйсы, кешеләрне җимерек йортлардан күчерү программасын тормышка ашыруны дәвам иттерәсе, күп фатирлы алты өйне һәм Лебедино, Кыркүл, Ромодан мәктәпләрен ремонтлыйсы, Сахаровкада 200 урынлы авыл мәдәният йорты төзисе бар әле. Моннан тыш, Масловкада күчеп йөри торган яңа ФАП куелачак, ә башка торак пунктларда 8 ФАП капиталь ремонтланачак. "Чиста су" программасы кысаларында Лебяжьеда суүткәргеч төзү дәвам итәчәк (Биләрдә, Чув.Майнада һәм Коры Көрнәледә дә суүткәргеч челтәрләре үткәрү проектларын әзерләргә кирәк). Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күчеп йөрү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк. Ниһаять, Просторная урамында 220 урынлы балалар бакчасы төзү билгеләнде, бу мәктәпкәчә учреҗдениеләргә чиратларны шактый кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү

Ел дәвамында хезмәт базарында зур үзгәрешләр булмады. Рәсми теркәлгән эшсезлек 1,4% яки 186 кеше тәшкил итә, бу рөхсәт ителә.

Эшсез халыкны эшкә җәлеп итү буенча федераль һәм республика программаларының үтәлешенә килгәндә, ул гадәти режимда барды. 11 ай йомгаклары буенча эшсез халыкны укытуга һәм яңа һөнәргә өйрәтүгә, аңа үз эшен ачуга, җәмәгать эшенә һәм башка чараларга 8,6 млн. сум акча сарыф ителде.

Бюджетның үтәлеше

Хисап чоры йомгаклары буенча 235,3 млн. сум акча керде, бу - еллык планның 90 проценты. Физик затлар кеременә салым - 164 млн. сум, җир салымы - 12 млн. сум, алдан йөкләнгән керем салымы - 7,8 млн. сум, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча алына торган салым 2 млн. сум җыелды. Шуның белән бергә 1 декабрьгә физик затлар кеременә салым буенча бурыч 11 млн. сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев