Этләрне стерильләштерү караучысыз хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевск районында этләрне бушлай стерильләштерү программасы яңадан эшли башлады.
Әлеге хезмәтләрне күрсәтү турында килешү район башкарма комитеты тарафыннан төзелде.
Программа кысаларында эт хуҗалары үз йорт хайваннарын бушлай стерильләштерә алачак. Әлеге хезмәт ана этләргә карата кулланыла һәм район бюджеты хисабына финанслана.
Программада катнашу өчен район халкына Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура бүлегенә мөрәҗәгать итеп гариза калдырырга кирәк. Аннан соң хайван хуҗасы белән ветеринария белгече элемтәгә керәчәк һәм процедура үткәрүнең көне белән вакытын килештерәчәк.
Бу чара хайваннар санын җайга салуга һәм караучысыз этләр барлыкка килүне булдырмауга юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, стерильләштерү – хайваннар популяциясен контрольдә тотуның иң нәтиҗәле һәм гуманлы ысулларының берсе.
Мондый тәҗрибә районда моңа кадәр дә кулланылды һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ел саен программа ярдәмендә якынча 30 эт стерильләштерелде, бу исә кирәкмәгән токымнар санын киметергә һәм хуҗасыз хайваннар барлыкка килү куркынычын азайтырга ярдәм итте.
Район башкарма комитетында ассызыклауларынча, әлеге программада халыкның катнашуы торак пунктларны кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә иминрәк һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә.
Этләрне стерильләштерүгә гариза бирү өчен хайван хуҗаларына район башкарма комитетының инфраструктура бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев