Форумга гаризаларыгызны көтәбез
14 июньнән 24 енә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре буенда Идел буе федераль округының "iВолга-2017" бишенче юбилей Яшьләр форумы узачак.
Форумда 10 тренинг сменасы эшләячәк: «Инновацияләр», Архитектура һәм сәнгать», «Эшмәкәрлек», «Миһербанлылык», «Хәвефсезлек», «Спорт», «Кече Ватаным», «iВолга», «Татулык һәм фикер бердәмлеге», «Яшьләр» биләмәләре.Форум йомгаклары буенча иң яхшы проектлар грант отачак.
1 марттан Форумга гаризалар кабул ителә башлады, ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар бирү чорында үз проектлары белән катнашучы яшьләр forumtatarstan.ru сайтында исем-фамилиясен, телефонын, проектның темасын күрсәтеп, alexodms@yandex.ru электрон почтасына Артем Маркачев тамгасы белән җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев