Гражданнарны кабул итү
12 декабрьдә көндезге 12дән кичке 8гә кадәр район Советы бинасында (Совет мәйданы, 1) район кешеләрен кабул итү булачак.
Мондый карар Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителде, анда, Россия Федерациясе Конституциясе көне - гомумроссия гражданнарны кабул итү көне дип игълан ителде, диелгән. Кабул итүне район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, район башлыгы урынбасары Галина Белова һәм аппарат җитәкчесе Александр Белкин үткәрәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 2-53-31. Мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ (Россия Федерациясе гражданы паспорты) төп документ булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев