Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Хезмәтләргә тиз һәм уңайлы итеп түләү

Үткән атнада булган видеоконференциядә халыкка коммуналь һәм башка хезмәтләргә электрон рәвештә түләү мөмкинлеген бирү мәсьәләсе яңадан күтәрелде. Алексеевск районында торак-коммуналь хезмәтләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон порталыннан (http://uslugi.tatarstan.ru), шулай ук терминаллар, Саклык банкы банкоматлары һәм башка банклар, шул исәптән "Электрон Татарстан" инфоматы белән файдаланып, тиз һәм комиссиясез түләргә мөмкин. Хәзер...

Үткән атнада булган видеоконференциядә халыкка коммуналь һәм башка хезмәтләргә электрон рәвештә түләү мөмкинлеген бирү мәсьәләсе яңадан күтәрелде.

Алексеевск районында торак-коммуналь хезмәтләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон порталыннан (http://uslugi.tatarstan.ru), шулай ук терминаллар, Саклык банкы банкоматлары һәм башка банклар, шул исәптән "Электрон Татарстан" инфоматы белән файдаланып, тиз һәм комиссиясез түләргә мөмкин. Хәзер алексеевскилылар электрон рәвештә бернинди комиссияләрсез һәм артык түләмичә ЮХИДИ штрафларын, салымнар буенча бурычларны, коммуналь хезмәтләргә түли; чит ил паспортын рәсмиләштерә (гариза тутыру, дәүләт пошлинасы түләү); салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар ала (Росреестрдан өземтәләр), Җир-кадастр палатасыннан өземтәләр ала; Пенсия фондына ирекле иминият кертемнәре буенча пенсиянең тупланма өлешенә түләүләр кертә; республика Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итү статусын тикшерә һәм хәтта хәйрия кертеме ясый алачак. Инфомат Южная урамындагы "Перекресток" кибетендә урнаштырылган. Кибет иртәнге 7дән кичке 9га кадәр һәр көнне эшли. Инфомат эше белән бәйле сораулар булса, "консультант ярдәме" кнопкасыннан файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев