Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Хуҗалык итәргә өйрәнәбез

ТРда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы 29 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Утырыш барышында каралган төп мәсьәләләр Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең эш йомгакларына, 2012 елның калган...

ТРда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы 29 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды.

Утырыш барышында каралган төп мәсьәләләр Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең эш йомгакларына, 2012 елның калган чорына һәм киләсе 2013 елга эш планын формалаштыруга, шулай ук республика территориясендә табигатьтән рациональрәк файдалануга, су биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясын саклауның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, производство калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыруга һәм аны әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклау максатында куллануга кагылды.
Утырышта Татарстанда экологик куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Казан шәһәренең хокук саклау органнары, башкарма комитетлары, шулай ук урыннарда муниципаль районнар башкарма комитетлары һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашты.
Эшлекле сөйләшү барышында шулай ук видеоконференциядә катнашкан Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев аерым игътибарны районның барлык торак пунктларында урамнар һәм көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус билгеләнгән урыннарның чисталыгына даими төстә контрольлек итеп торырга кирәклеккә юнәлдерде һәм шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитоновка, авыл җирлекләре башлыкларына, урыннарда полициянең участок вәкилләренә авыл җирлекләрендә санкцияләнмәгән чүплек-ләр проблемасын хәл итәргә кушты. Үз чиратында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай районындагы һәм Чистай шәһәрендәге территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов, скважиналардан һәм суүт-кәргечтән алына торган эчәргә яраклы суның сыйфатын лабораториядә тикшерү, шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигоннарында даими төстә радиацион контроль үткәрү мәсьәләсен күтәрде. Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия менә берничә ел инде районыбызда эшләп килә. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә октябрь аеннан аны инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов җитәкли.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев