Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Иң яхшы Яңа ел чыршысы

«Иң гүзәл ылыслы чибәркәй» район конкурсына йомгак ясалды. Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Королев сүзләренчә, узып баручы елны төгәлләү этабында бистә урамнарын предприятие, оешма һәм шәхси эшмәкәрләрнең 52 чыршысы бизәде, районның авыл җирлекләре территорияләрендә 31 чыршы куелды. Конкурс комиссиясе карары буенча, иң матур Яңа ел чыршылары юл төзүчеләр,...

«Иң гүзәл ылыслы чибәркәй» район конкурсына йомгак ясалды.

Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Королев сүзләренчә, узып баручы елны төгәлләү этабында бистә урамнарын предприятие, оешма һәм шәхси эшмәкәрләрнең 52 чыршысы бизәде, районның авыл җирлекләре территорияләрендә 31 чыршы куелды.
Конкурс комиссиясе карары буенча, иң матур Яңа ел чыршылары юл төзүчеләр, күпер төзүчеләр отряды, сөт-консерв комбинаты һәм "Керамика-Маркет"та. Жюри икенче урынны "Эдем"га, район кулланучылар җәмгыятенә, Саклык банкына һәм район эчке эшләр бүлеге органнарына бирде. Призлы өчлекне "МСО-ТАПС", нәфис әйберләр туку фабрикасы, "Стройдорсервис", "Элита" һәм "Сельхознаб-А" тәмамлый.
Бәйрәмгә «РАФ», «Алексеевск керамикасы», «Алексеевскводоканал» предприятиеләре, район газ хезмәте һәм электр элемтәсе үзәге, «Кама» кинотеатры, аграр колледж, Алексеевск үзәк район хастаханәсе, «Красный восток» авыл клубы, «Ак Барс» банкы, бистәнең беренче һәм өченче мәктәпләре, хәрби комиссариат, бистә Советы, «Асылбикә» сәүдә комплексы, «Хижина» кафесы, шулай ук «У Айрата», «Бест-Маркет», «Фламинго», «Лимон», «Апельсин» кибетләре бик әйбәт әзерләнгән иде. Ә авыл җирлекләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урын - Сахаровка авыл җирлеге (Сахаровка, Речное), 2нче урын - Биләр авыл җирлеге (Биләр) һәм 3нче урын - Лебяжье авыл җирлегенә (Лебяжье) бирелде.
Быел конкурсантлар саны арту аеруча сөендерә. Болар барысы да авылларыбызны бәйрәмчә һәм матур итәргә булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев