Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Катамараннар «Экодулкында»

Аграр колледж студентлары, яңгырлы октябрь көннәренә дә карамастан, чираттагы тапкыр Кама елгасына катамараннарда чыктылар.

Экология елына туры китерелгән программалар кысаларында балалар Березовая Грива утравын чистартырга киттеләр. Педагог-оештыручы һәм туристик түгәрәк җитәкчесе, әлеге ирекле акция инициаторы Айрат Әсфәндияров, бу утрау, бөтен яр буена таратып ташланган чүп-чар буенча фикер йөрткәндә, якташларыбызның яраткан ял итү урыны булып тора, дип билгеләп үтте.

Ярты көн эчендә студентларыбыз 400 кв. метрга якын мәйданны гына тәртипкә китерә алдылар, - ди Айрат. - 6 капчыкка якын төрле чүп-чар җыеп алынды, бу, һичшиксез, табигатькә сак карауны күрсәтә. Әйтергә кирәк, егетләр, шушы иреклеләр акциясендә катнашып, әйләнә-тирә мохиткә файда китереп кенә калмадылар, ә бәлки актив төстә ял да иттеләр: учак ягып ашарга пешерделәр, катамараннар белән дөрес идарә итәргә өйрәнделәр, туризм нигезләрен үзләштерделәр. Яшүсмерләр компьютерлар белән җенләнгән һәм үзләренә шөгыль таба алмаган бүгенге көндә андый тәҗрибәгә мөрәҗәгать итү -тәрбиянең нәтиҗәле чараларыннан берсе, дип саныйм, өстәвенә мондый походлар балаларга бик ошый.

Беренче курста укучы Рәмис Җиһаншинның күңеленә бу поход бик тә хуш килгән, ул буш вакытын файдалы итеп үткәргән һәм киләсе шундый чарада да катнашырга теләк белдерде.

Безнең башкалар хыяллана да алмаган нәрсәбез бар, - ди өченче курста укучы Салават Вальщиков. - Мин Камага чыгу турында әйтәм. Мондый зур елга коену урыны гына түгел, ә яхт-клуб өчен менә дигән урын да. Аны, һичшиксез, оештырырга кирәк, дип уйлыйм.

Колледжыбызда шундый кызыклы вакыйгалар булганга бик шатмын, - дип поход турындагы фикерләре белән уртаклаша беренче курс укучысы Евгений Козлов. -"Экодулкын" фестивалендә үк табигатьне саклау өчен нәрсә дә булса эшләү теләге белән яндым. Ниһаять, бу ниятем тормышка ашты. Ә хәзер без егетләр белән тагын бер туристик акция оештырырга уйлап торабыз.

Көзге походлар аларда көчле рухлы һәм тәвәккәл икәнеңне күрсәтергә кирәклеге белән аерылып тора, - дип йомгак ясый икенче курста укучы Станислав Казаков. - Нәкъ менә шундый сынауларда без үз-үзебезне ачабыз, бик күп белүебезне аңлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев