Күбрәк төзибез, азрак савабыз
Ел башыннан бирле эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 3 млрд. 566 млн. сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорына карата 152 процент.
Промышленность җитештерүе
Промышленность пред-приятиеләре, район икътисад бүлеге мәгълүматлары буенча, барлыгы 587 млн. сумлык продукция җитештерделәр, бу узган елның шул ук чорына карата 121 процент тәшкил итә. Атап әйткәндә, сөт-консерв комбинаты 391 млн. сумлык (124 проц.) продукция җитештерде. Коры сөткә сорау зур булу сәбәпле, аның сатып алу бәясе арттырылды. Шул уңайдан комбинатның күрше Әлки, Аксубай районнарыннан һәм Удмуртиядән сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде: тәүлегенә уртача 100 тонналап чимал сатып алына. "Алексеевск керамикасы" предприятиесе продукция сатуны арттыра: җитештерелә торган товарлык продукция 189 млн. сум (116 проц.) тәшкил итте. Нәфис әйберләр туку фабрикасында җитештерелә торган продукция күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, киресенчә, 4 процентка кимеп, 7,6 млн. сум булды.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 746 млн. сум акча алынды. Тулай продукция бәясе 952 млн. сум булды. 25 мең тонна сөт җитештерелде, өстәвенә һәр сыердан 3276 килограмм сөт савып алынды, 2 мең тонна ит җитештерелде.
"АПКны үстерү" илкүләм проекты кысаларында шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә кредит оешмалары 103 млн. сумлык 387 кредит бирде.
Төзелеш
Узган тугыз ай йомгаклары буенча төзелеш комплексы күләме 260 млн. сум тәшкил итте, бу - 2012 елның шул ук чорына карата 22 проц. Мәсәлән, "Социаль ипотека" программасы буенча Просторная урамында 9 фатирлы торак өй төзү төгәлләнде һәм 27 фатирлы торак өйдә бизәкләү эшләре алып барыла. Шулай ук үзәк район хастаханәсенең терапия һәм элеккеге йогышлы авырулар бүлекләрен капиталь ремонтлау төгәлләнде, бу эшләр сәламәтлек саклау учреждениесенең бюджеттан тыш акчасы исәбенә эшләнде. Хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегенә лаборатория урнашты. Зирекледә күчеп йөри торган ФАП ачылды. Район үзәгендә һәм Зур Полянка картлар интернат-йортында "Уңайлы мохит" федераль программасы буенча төзү эшләре башкарылды. Зирекледә мәктәпкәчә балалар учреждениесе урта мәктәп бинасына күчерелде (750 мең сум сарыф ителде), Кыр Шунталысы һәм Зирекле мәктәпләре капиталь ремонтланды. Лебединода күп функцияле үзәк ачылды. Сентябрьдә 9 сугыш ветераны һәм ветераннарның тол хатыннары Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә яңа фатирлар алды.
Гомумән, тугыз айда район буенча 10,8 мең кв.метр файдалануга кертелде, ә бу - еллык заданиенең 83 проценты.
Сәүдә өлкәсе
Узган чорда ваклап сату сәүдә әйләнеше 953 млн. сум яки 104 процент тәшкил итте, өстәвенә җан башына 36 мең сум туры килә. Җәмәгать туклануы әйләнеше 2 процентка артып, 134 млн. сум булды. Халыкка 228 млн. сумлык түләүле хезмәтләр (шул исәптән 14 млн. сумлык көнкүреш хезмәтләре) яки бу елның гыйнвар-сентябренә 108 процент хезмәт күрсәтелде.
Пенсия белән тәэмин итү
Тугыз хисап аенда 636 млн. сумлык пенсия түләнде. Районда пенсияләрнең уртача күләме хәзерге вакытта 8778 сум тәшкил итә. 1 февральдә һәм апрельдә ул индексацияләнде. 1 августта 1562 кешенең пенсиясенә төзәтмәләр кертелде.
Бүгенге көндә предприятие һәм оешмалар Пенсия фондына 9,8 млн. сум бурычлы.
Тормыш дәрәҗәсе
Район буенча халыкның акча массасы узган чорда 1813 млн. сум тәшкил итте һәм хезмәткә түләү фондыннан (1 млрд. 119 млн. сум), пенсияләрдән (635 млн. сум), субсидияләр һәм пособиеләрдән (58 млн. сум), шул исәптән стипендияләрдән (821 мең сум) барлыкка килде. Зур һәм уртача предприятиеләрдә айлык хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе 24 процентка артып, 17824 сум тәшкил итте.
Рәсми эшсезлек
1 октябрьгә 155 кеше (1,19 проц.) рәсми рәвештә эшсез дип теркәлде. Шулардан 60 кеше һөнәр алуга ("В" категорияле машина йөртүче, чәчтараш һәм маникюрша) җибәрелде, шуның белән бергә 149,8 мең сум акча сарыф ителде. Җәмәгать эшләрендә 139 кеше эшләде. 151,3 мең сум акча түләнде.
Бюджет үтәлеше
193 млн. сумлык үз керемебез керде, еллык план шул рәвешчә 80 процентка үтәлде. Физик затлар кеременә салым - 131 млн. сум, җир салымы - 9 млн. сум, алдан исәпләнгән керемгә салым - 601 млн. сум; салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча алына торган салым 1,7 млн. сум күләмендә җыелды. Әлеге салым буенча бурыч суммасы 5,5 млн. сум тәшкил итә. Ел тәмамланганчы барлыгы 50 млн. сумлык салым җыясы калды. Шул ук вакытта август-сентябрьдә физик затлар кеременә салым буенча 3 млн. сумлык недоимка түләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев