Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Кешеләрне кайгыртып

Чәршәмбе көнне безнең районда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының шул ведомствога караган учреждениеләр җитәкчеләре белән күчмә утырышы булып узды, анда елга якынча йомгаклар ясалды.

Киңәшмә алдыннан анда катнашучылар Алексеевск районының социаль яклау учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Мәсәлән, "Кайгырту" приютында алар учреждениенең бизәлешен һәм уңай-лыгын күреп гаҗәп-ләнделәр. Аларны персонал эшчәнлеген оештыру системасы һәм шулай ук вак-төяк кул эшләре техникасы кызыксындырды. Социаль яклау бүлегендә кунак-лар "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге, компенсация түләүләре һәм башка бүлекләр эшчәнлеге белән таныштылар. Зур Полянкада өлкәннәр өчен интернат-йортны карап йөргәндә мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, бөтен кешене гаҗәпләндереп, янгынга каршы әзерлекне тикшерде, аны сигнализация эше, янгын вакытында хезмәткәрләрнең гамәле, янгын сүндерү махсус чаралары барлыгы кызыксындырды.

Социаль учреж-дениеләрнең янгынга каршы куркынычсызлыгы турында сүз киңәшмәнең үзендә дә булды. Аны ачып, министр урынбасары болай диде:

Алексеевск районы - барлык юнәлешләрдә дә, шул исәптән социаль өлкәдә дә динамик үсеш алган район. Без бүген моңа үзебез дә инандык. Ә без Полянкада үткәргән тикшерү профилактик эшнең мөһимлеген ачык күрсәтергә тиеш. Тагын бер кат игътибарыгызны юнәлтәбез - янгын вакытында гамәлләрне камиллеккә китереп җиткерергә кирәк: сигнал ишетүгә бөтен кеше дә эшен ташлап, үзен сугышчан әзерлеккә китерергә - противогазлар кияргә, кешеләрне эвакуацияләргә, һәркем үз эшен төгәл башкарырга тиеш. Бездә тәүлек буе кешеләр яшәгәнен исәпкә алып, төнге сменаларда уяулыкны көчәйтү зарур. Үзегез уйлап карагыз, сез ерактарак йоклыйсыз, ди, уянып аякка басканчы, исегезгә килгәнче 15 минут үтәчәк. Ә янгын вакытында иң кыйммәте - бу тәүге минутлар.

Шулай ук киңәшмә узган 1 нче спорт комплек-сының актлар залында сүз тикшерү йомгаклары турында барды, анда учреждениеләр директорларын төрле тикшерү органнары күрсәтмәләренә җаваплырак карарга һәм барлык бозуларны да вакытында бетерергә, иң яхшысы - аларны бө-тенләй дә булдырмаска чакырдылар. Тагын әле катнашучылар инвалидларны комплекслы тернәкләндерү буенча АКШ тәҗрибәсен карадылар. Социаль учреж-дениеләрнең аны алга таба сату һәм керемне арттыру өчен йоннан эшләнмәләр әзерләү процессында катнашулары аерым тема булды. Моннан тыш, министр урынбасары җыелучыларны грантлар алу өчен төрле бәйгеләрдә активрак катнашырга чакырды. Мисалга уңышлы, коммерциянеке булмаган оешма буларак, Алексеевск хезмәт даны музеен китерде.

Бу безнең республикада үзенә күрә бер-дәнбер музей, һәм инде алар өч ел рәттән үз эшчәнлек-ләре өчен грант акчалары җәлеп итәләр.

Киңәшмәдә катнашучылар үзләре мондый барып кайтуларның файдалы икәнен билгеләп үтәләр һәм күргән социаль объектлар турында уңай фикердә. Мәсәлән, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге инвалид балалар йорты директоры Илдус Шакиров, биредә оештырылган эшне күреп гаҗәпләнгән һәм югары бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев