Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Киләсе бәйрәмнәргә ничек карыйсыз?

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүне билгеләп үтә. Ләкин 1991 елга кадәр СССРда ноябрь календарендә кызыл дата булып бөтенләй башка көн - 7 ноябрь - Ватаныбызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Бөек Октябрь социалистик революциясе еллыгы санала иде.

Ноябрь бәйрәмнәре берничә дистә еллар элек нинди булган, хәзер ни рәвешле бәйрәм ителә, районда яшәүчеләр моңа ничек карый? Бу хакта без респондентларыбыздан кызыксындык.

Әсхат Мортазин, пенсионер:

- Календарьдагы кызыл бу көнне без киң колач белән бәйрәм итә идек. Ел саен бөтен халык дәррәү килеп демонстрациягә чыга иде. Иң алгы сафта - октябрятлар, алардан соң барабаннар аскан пионерлар, аннан - комсомоллар. Парадка предприятие һәм оешмалар хезмәтчәннәре кушыла. Халык искиткеч күп, безнең бер Коры сөт заводыннан (элекке сөт-консерв комбинаты) гына да 500 кеше чыга иде. Һәр колонна транспарантлар, флаглар, төсле шарлар күтәреп бара. Өстәвенә әле коллективлар гармунчылар, гитарачылар, хәтта балалайкада уйнаучыларга кушылып җырлап бара иделәр. Биредә үк алдынгыларны котлыйлар, митинглар уза иде. Кешеләр өйләренә кайтырга ашыкмыйлар - иртәдән кичкә кадәр Ленин бакчасында җыр, уен-көлке авазлары яңгырый, олысы да, кечесе дә әлеге көнне түземсезләнеп көтә иделәр.

Хәзер инде бу вакыйгалар ерак тарихка кереп югалды һәм ноябрь бәйрәме гади ял көне булып кына калды. Бөтен кеше өендә утыра, бәйрәм кәефе турында сөйләп тә торасы юк. Үткәннәрне сагынып сөйләргә генә калды.

Александр Феоктистов, бистәнең 1 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы: 7 ноябрьдәге бәйрәм турында, ни кызганыч, ишеткәнем булмады, ә менә республика Конституциясе көнен бик яхшы беләм. Безнең дәүләт төзелеше һәм аның төп законнары хакындагы бу китап өебездә бар, мин 5 нчедә укыганда ук әнием белән сатып алган идек. Мин аның бүлекләре белән яхшы таныш, кайсы маддәләрен яттан да беләм, чөнки бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен мин өстәмә рәвештә җәмгыять белемен һәм тарихны сайладым.

Халыклар бердәмлеге көне хакында да ишетеп кенә белмим. Ул безгә барлык халыкларның да бертигез хокуклы булулары хакында искә төшерә һәм башка халыклар, милләтләргә карата безнең һәммәбезнең дә сабыр һәм толерантлы булуыбызны, ә дискриминациягә күптән инде нокта куярга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев