Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Корылтай булып узды

17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды. Чара Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде, - дип хәбәр итте безгә районыбызның баш имамы Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук делегатлар игътибарына нәзарәтнең үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында 4 ел дәвамында башкарылган эшләрдән тыш, киләчәктә мөселман өммәте каршында торган бурычларны да барлады. Бүгенге көндә нәзарәт составына 1415 теркәлгән мәхәллә һәм 1430 мәчет керә. Аларда 1400 имам хезмәт итә. Бу - Россия Федерациясендә эшләп килгән бөтен мәхәллә һәм мәчетләрнең чирегеннән артык. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә генә республикада 50дән артык яңа мәчет ачылган.

Хисап докладларыннан соң мөфти, аның беренче урынбасары, баш казый һәм үзәк ревизия комиссия әгъзаларын сайлау булды. Делегатларның күпчелек тавышы белән мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары итеп - Рөстәм хәзрәт Валиуллин, баш казый итеп - Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VII Корылтае дәүләт бүләкләре тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.

Татарстанда елына мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә 25000 ләп Коръән укырга өйрәнүче укып чыга икән. Менә безнең мәдрәсәгә йөрүчеләрнең дә бу уку елында укулары тәмамлану уңаеннан, 23 апрель көнне бистәбез мәчетендә "Йомгаклау дәресе" булачак. Теләге булган бар кешене дә якшәмбе көнне сәгать 9 да мәчетебездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев