Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
"Муниципаль белдермә"

Кыркул авылында җир участогы файдалануы буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылачак

26 сентябрьдә катнашыгыз, үз тәкъдимегезне кертегез.

ХӘБӘРНАМӘ Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кыркул авылында кадастр номеры 16:05:080101:1142 булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турындагы карар проекты буенча гавами тыңлаулар башлану турында.

 

1. Әлеге хәбәрнамә белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кыркул авылында, кадастр номеры 16:05: 080101:1142 булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү турындагы карар проекты буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез. (алга таба – Проект).

 

2. Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:

1) Кыркул авыл җирлеге башлыгының 2025 елның 09 сентябрендәге 1 номерлы «Кыркул авылында кадастр номеры 16:05: 080101:1142 булган җир кишәрлегеннән файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында» карары;

 

2) күчемсез мөлкәт объекты турында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтә.

3. Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:

муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы: 09.07.2025 ел

гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 26.09.2025 ел 16.00 сәгатьтә.

гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 26.09.2025 ел.

 

Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:

- гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;

- проектны һәм аңа мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;

  -проект экспозициясен үткәрү;

- гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;

- гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм бастырып чыгару.

 

Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 16.09.2025 ел.

 

Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 16.09.2025 - 26.09.2025

Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты 12.00-13.00), түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Кыркул авылы, Центральная ур., 37 йорт.

 

Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдим һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы 2025 елның 25 сентябренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Кыркул авылы, Центральная ур., 37 йорт адресы буенча.

 

Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2025 елның 26 нчы сентябрендә 16.00 сәгатьтә, үткәрү урыны – Авыл мәдәният йорты бинасы: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Кыркул авылы, Центральная ур., 42 йорт.

 

4. Гавами тыңлауларда катнашучылар: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Кыркул авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Кыркул авыл җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.

 

5. Иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат, һәм аңа мәгълүмати материаллар:

-Иҗтимагый фикер алышулар башлану турында хәбәр итә башлаганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча проектны Алексеевск муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam-8629549.htm .

6. Әлеге хәбәрнамәне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Кыркул авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең   рәсми сайтында   бастырып https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy-8629509.htm, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә:

 

- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Кыркул авыл җирлеге Башкарма комитетының административ бинасы: Кыркул авылы, Центральная ур., 37 йорт;

-Кыркул авыл мәдәният йорты, Кыркул авылы, Центральная ур., 42 йорт;

 

 

 

 

Авыл җирлеге  секретаре Т.Г.Макарова  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев