Левашево авылында яңа ФАП ачылды
Шул ук көнне кич белән Левашево авылында ФАПны ачу тантанасы булды.
Тантаналы чара шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, район башлыгы Сергей Демидов һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илнар Вильданов катнашында узды. Сергей Демидов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республикада төзелеш программасын гамәлгә
ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте, бу программа ярдәмендә авылда яшәү шартлары яхшыра, диде һәм левашеволыларга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде ул. Министр урынбасары халыкка изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, ФАПның авыл тормышында төп объектларның берсе булуын билгеләп үтте. Сергей Демидов фельдшерга акчалата сертификат тапшырды, шуннан соң символик кызыл тасманы кисте. Бүгенге көннән ФАПның ишекләре авыл кешеләре өчен теләсә кайсы вакытта ачык булачак. Өлкән буын турында кайгыртулары өчен Мария Филатова авыл кешеләре исеменнән рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев