Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Октябрь башында өлкән буын өчен берничә мәдәни чара узачак.

Өлкәннәр ункөнлеге афишасы

1 октябрьдә көндезге сәгать 2дә район мәдәният йортында «Дуслар очрашуы» дип аталган бәйрәм концерты булачак.

Шул ук көнне, кичке 6да «Кама» кинотеатрында «Любовь и голуби» кинокартинасы күрсәтеләчәк. Шулай ук 2, 6 һәм 7 октябрь көннәрендә кинотеатрда «Человек с бульвара Капуцинов», «Одиноким предоставляется общежитие» һәм «Старики работники» фильмнары күрсәтеләчәк. Бу сеанслар көндезге 11дә башланачак.

Туган як музеенда 1 октябрьдән 3енә кадәр өлкәннәр өчен «Ачык ишекләр көне» узачак.

4, 11, 18 һәм 25 октябрьдә сәгать 11дә йөзү бассейнына бушлай бару оештырылачак.

Пенсия таныклыгын күрсәткән очракта ункөнлекнең барлык чараларына да керү бушлай. Шулай ук үзең белән битлек булырга һәм социаль дистанцияне үтәргә кирэк. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев