Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Планнар зурдан

«Ел киеренке булырга охшый»,-диде узган дүрт айда предприятие һәм оешмалар эше йомгаклары буенча үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә муниципалитет башлыгы Владимир Козонков. Икътисад буенча райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Лилия Яһудинаның хисап докладларыннан соң, район эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, Владимир Константинович, быел барыбызга да: авыл...

«Ел киеренке булырга охшый»,-диде узган дүрт айда предприятие һәм оешмалар эше йомгаклары буенча үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә муниципалитет башлыгы Владимир Козонков.
Икътисад буенча райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Лилия Яһудинаның хисап докладларыннан соң, район эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, Владимир Константинович, быел барыбызга да: авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, төзүчеләргә дә, башка предприятие һәм оешмалар коллективларына да бик тырышып эшләргә кирәк, дип басым ясап әйтте. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау һәм төзү, "Чиста су" проектын тормышка ашыру, ветераннар һәм яшь гаиләләр өчен торак төзү, кешеләрне тузган торактан күчерү, үзәк котельныйны сүтү, 840 фатир һәм 11 социаль объектны аерым җылытуга күчерү, бистәнең көнчыгыш өлешендә яңа микрорайонны төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү һәм аларга магистраль челтәрләр сузу, күп фатирлы өйләрне, район үзәгенең ике спорт комплексын капиталь ремонтлау, часовня торгызу һәм иске чиркәү урынында территорияне төзекләндерү-якын айларда тормышка ашырырга кирәк булган төп проектлар һәм программалар менә шулар. Моннан тыш, юлларда чокыр-чакырларны ямау, бистәне төзекләндерү һәм яшелләндерү һәм башка эшләрне башкару бурычы тора. Боларның барысы да, төзү оешмалары ел азагына кадәр заказлар белән тәэмин ителгән булачак һәм район казнасы килә торган салымнар исәбенә тулыланачак, дигәнне аңлата, бу шундый ук мөһим башка бурычларны да хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Район башлыгы сүзенең ахырында Җиңү фондына бер көнлек хезмәт хакларын керткән коллективларга рәхмәт әйтте. Ул акча ветераннарга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына һәм Алексеевскиның хөрмәтле гражданнарына ярдәм күр-сәтүгә юнәлдерелгән. Ә аннары лаеклы ялга китүче халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Надежда Чехонинага Рәхмәт хаты һәм шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтүче Балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә Фәссаховага Мактау грамотасы тапшырды һәм аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев