Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Президент котлавы

Редакция почтасына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан призывниклар адресына котлау килде. Анда болай диелә: "Армия хезмәтенә чакырылу -һәр яшь кеше өчен мөһим вакыйга. Татарстан Республикасын һәм Россия Оборона министрлыгын республика яшьләрен физик һәм әхлакый тәрбияләүдә ярдәм итүче күпьеллык партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Республикада Россиянең армия сафларында хезмәт итәргә әзерләү һәм патриотик эшне...

Редакция почтасына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан призывниклар адресына котлау килде.
Анда болай диелә:

"Армия хезмәтенә чакырылу -һәр яшь кеше өчен мөһим вакыйга.
Татарстан Республикасын һәм Россия Оборона министрлыгын республика яшьләрен физик һәм әхлакый тәрбияләүдә ярдәм итүче күпьеллык партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли.
Республикада Россиянең армия сафларында хезмәт итәргә әзерләү һәм патриотик эшне оештыру өчен кирәкле шартлар тудырыла. Спорт һәм патриотик юнәлештәге учреждениеләр челтәре үсә, хәрби частьлар белән шефлык мөнәсәбәтләре ныгый.
Соңгы вакытта дәүләт Кораллы Көчләрне ныгытуга, армия хезмәтенең абруен һәм әһәмиятен күтәрүгә аерым игътибар бирә. Асылда безнең күз каршында яңа тип армия барлыкка килә. Аның никадәр көчле һәм сугышка сәләтле булуы бездән тора.
Сезгә хәрби бурычыгызга тугрылыклы һәм түзем булуыгызны телим. Татарстан Республикасы сезнең белән горурланыр, дип уйлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт һәм уңышлар юлдаш булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев