Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Район башлыгы котлады

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре һәм Дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәтнең 90 еллык юбилее уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлау юллаган. Котлауда: «Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, сезне бәйрәмегез белән котлыйм, урман хуҗалыгын торгызу эшендә намуслы хезмәтегез, аны янгыннардан һәм браконьерлардан саклавыгыз өчен рәхмәт. Сез Җирдә матурлык тудыручы гадәти булмаган һөнәр ияләре. Нәкъ...

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре һәм Дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәтнең 90 еллык юбилее уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлау юллаган.

Котлауда: «Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, сезне бәйрәмегез белән котлыйм, урман хуҗалыгын торгызу эшендә намуслы хезмәтегез, аны янгыннардан һәм браконьерлардан саклавыгыз өчен рәхмәт. Сез Җирдә матурлык тудыручы гадәти булмаган һөнәр ияләре. Нәкъ менә урман, безнең юмарт бүләк чыганагыбыз, яраткан ял урыныбыз, яшел байлыгыбыз. Аннан нәтиҗәле файдалану, саклау-җәмгыятебезнең мөһим бурычы...
Шулай ук санитар-эпидемиология хезмәткәрләрен дә истәлекле көннәре белән котлыйм! Сезгә районыбыз халкының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча төрле мәсьәләләрне уңай хәл итүегез, йогышлы авыруларны кисәтүегез өчен рәхмәт.
Алга таба да сезнең хезмәтегез Алексеевск районы иминлеге өчен булсын иде!»
диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев