Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Район Республиканың барлык программаларын үтәүдә ышанычлы булуын исбатлый

Апрель старт алды. Республикада һәм районда хәзер инициаторы республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов булган федераль һәм республика программаларын үтәү тулы куәткә бара. Аның тәвәккәллеге нәтиҗәсендә утызлап программаның берсе дә күп чәйнәлгән санкцияләр һәм кризислар аркасында уңышсызлыкка очрамады. Хәтта шушы авыр заманда яңа производстволар да ачыла. Республика киеренке хезмәт ритмында...

Былтыр "Алексеевск керамикасы"ААҖ предприятиесендә тышлый торган кирпеч җитештерү цехын реконструкцияләү төгәлләнде. Узган елның язында яңа киптерү камералары һәм яндыру мичләре файдалануга тапшырылды, бу тышлый торган продукция җитештерүне тәүлегенә 44 мең данә кирпечкә кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Инвестицияләр суммасы 75 млн. сум тәшкил итте. Быел предприятие цехларны реконструкцияләргә, технологик җиһазларны яңартырга планлаштыра. Район икътисадына кече эшмәкәрлек субъектлары зур өлеш кертә. "Лизинг-Грант" программасын гамәлгә ашыру бизнеска зур ярдәм булды, аны 18 эшмәкәр файдаланды.

Хуҗалык итүнең гаилә фермалары кебек яңа формалары үсә бара. Бүген районда 20ләп гаилә фермасы эшли. "Яшь фермер", "Гаилә фермаларын үстерү" программалары буенча байтак субсидия бүлеп бирелде. Шулай ук былтыр 3 елга исәпләнгән авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасы старт алды.

Районда күп еллар инде "Сөт иле" ЧҖҖ һәм "Кызыл Шәрыкъ" агрохилдингы кебек инвесторлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр.

2015 елда, моңа кадәрге елдагы кебек үк, район 24 республика программасында катнашачак. Күләмле булуларына да карамастан, алар барысы да 2014 ел азагына уңышлы үтәлде. Быел исә районның төзелеш тармагы алдында шулай ук зур бурычлар тора. Гамәлдәге программалар буенча эш дәвам иттереләчәк, аларны гамәлгә ашыру барышында социаль яктан әһәмиятле объектларны төзүдә 300 млн. сум акча үзләштерергә кирәк булачак. Лебяжье авылында 50 урынлы яңа балалар бакчасы, Ялкын авылында күп функцияле үзәк төзисе, "Каенкай" мәктәпкәчә балалар учреждениесенә һәм Урта Тигәнәле мәктәбенә капиталь ремонт ясыйсы; "Алга" колхозында 800 сыерга исәпләнгән югары технологияле сөт комплексын төзеп бетерәсе, 14 мең квадрат метр торакны файдалануга кертәсе, алты күп фатирлы өйгә капиталь ремонт ясауны төгәллисе, Кыркүл һәм Ромодан авылларында ФАПлар төзисе, район үзәгендә 3нче спорт комплексын капиталь ремонтлыйсы (аңа республика җитәкчелеге ярдәмендә байтак акча бүлеп бирелде) бар. Кече Кызылъяр авыл клубын һәм сигез ФАПны капиталь ремонтларга, "Имәнкәй" балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләүнетөгәлләргә (анда балалар һәм яшьләр ел әйләнәсе була алачаклар) кирәк булачак. Заманында лагерьны яхшылап реконструкцияләүне Рөстәм Нургали улы хуплады, ул "Сәләт" яшьләр форумында инде берничә тапкыр булып һәм күп мең кешеле форум каршында чыгыш ясап, балаларны һәм яшьләрне инвестицияләү - иң файдалы капитал салулар ул, дип әйтеп үтте. Биләр чишмәсен төзекләндерүгә республика акчасын күп кертү туристлык инфраструктурасын үстерүне күздә тота. Чөнки районыбыз тарихка һәм кешеләргә бай.

"Алабуга" махсус икътисади зонасында "Хаят Кимья" заводы ачылуы турында "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев