Референдум көне
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 12.06.2002 ел, 67 номерлы Федераль законның 15 маддәсе нигезендә, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы тарафыннан 2019 елның 9 октябрендә Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә яшәүче гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү датасын 1 декабрьгә күчерү турында карар кабул ителде.
Кабул ителгән карар белән Интернет челтәрендә Алексеевск муниципаль районы сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев