Татарстанның көче - халыкның бердәмлегендә
2017 елның 22 апрелендә Казанда Татарстан Республикасы халыкларының III съезды булды. Шушы күләмле чарада алексеевскилылар да катнашты.
Татарстан халыкларының III съездында катнашучыларга һәм кунакларга котлау хатын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән.
"Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан делегатларны, иҗтимагый, милли һәм мәдәни берләшмәләр вәкилләрен җыйган форум республика һәм тулаем Россия өчен әһәмиятле вакыйга булып тора.
Дәүләтебез һәр халыкның тиңдәшлеген һәм үзенчәлеген саклап калу, тынычлыкны, илдә милләтара һәм динара килешүне ныгыту мәсьәләләренә өстенлекле әһәмият бирә. Шуңа күрә милли мәктәпләргә, мәдәни һәм белем бирү үзәкләренә ярдәм итү программасы, һичшиксез, тагын да үстереләчәк. Төбәкара, халыкара белем бирү проектлары тормышка ашырылачак", - дип басым ясап әйтте дәүләт башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында болай диде: "Күп милләтлелек һәм озак вакытлар үзара яхшы күршелек мөнәсәбәтләренең безнең көндәшлеккә сәләтле өстенлегебез булуына инанам. Россиянең уникальлеге һәм көче халыклар дуслыгында һәм бердәмлегендә".
Быел съездга 730 делегат, меңнән артык катнашучы һәм кунак, шул исәптән якын һәм ерак чит илләрдән җыелды. Съезд эше барышында делегатлар актуаль этномәдәни үсеш, гражданнар институтының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара бергәләп эшләүләре мәсьәләләре тикшерелде.
Безнең районнан съездга Алексеевск якташлар җәмгыяте рәисе Валентина Липужина, район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, Зур Тигәнәле музее директоры Лилия Зарипова, Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Гайнуллин, Чуаш Майнасы мәктәбе укытучысы Светлана Федорова, Кр.Баран авыл мәдәният йорты режиссеры Ирина Яковлева, Родники мәктәбе педагогы Татьяна Евграфова барды.
Татарстан халыклары съезды алдыннан республикада "Этномәдәни эстафета", декоратив-кулланма иҗат күргәзмәләре, "Күп йөзле Татарстан" һәм "Без - Россиянең бер өлеше" фотокүргәзмәләре булып узды. Чара "Татарстан - уртак йортыбыз" тантаналы концерты белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев