Тизрәк укырга, күбрәк аңларга
29 мартта аграр колледжда районыбыз өчен үзенчәлекле тиз уку конкурсы булып узды. Район мәктәпләренең 24 тугызынчы сыйныф укучысы, үзара ярышып, бик кыска вакыт эчендә 5800 билгедән торган фәнни-популяр темага багышланган текст укыды. Өстәвенә аның асылын аңларга һәм кечкенә генә детальләрен дә истә калдырырга кирәк иде. Укыганнан соң балалар текст буенча...
29 мартта аграр колледжда районыбыз өчен үзенчәлекле тиз уку конкурсы булып узды.
Район мәктәпләренең 24 тугызынчы сыйныф укучысы, үзара ярышып, бик кыска вакыт эчендә 5800 билгедән торган фәнни-популяр темага багышланган текст укыды. Өстәвенә аның асылын аңларга һәм кечкенә генә детальләрен дә истә калдырырга кирәк иде. Укыганнан соң балалар текст буенча җавап бирделәр.
- Бу конкурс ниндидер бер интеллектуаль ярыш булды, - ди "Президент мәктәбе" белем бирү үзәгенең башкару директоры Лилия Зыятдинова. - Ул сезнең районда гына түгел, ә бәлки тулаем республикада да беренче тапкыр гына үткәрелә әле. Шундый конкурсларны үткәрү зарурлыгы - заман таләбе, балалар андый методикалар турында белсен һәм аларның үсү мөмкинлекләре булсын өчен тиз укуны популярлаштырырга кирәк. Чөнки ел саен кеше куллана торган мәгълүмат саны арта бара, бу укучыларга һәм студентларга кагыла. Хәзер күп мәгълүмат арасыннан иң кирәклесен сайлап алу һәм кабул итү мөһим. Чөнки һәркемнең укуга вакытын киметәсе һәм шуның белән бергә күбрәк мәгълүмат аласы килә.
Колледжның педагог-оештыручысы Айрат Әсфәндияров (бу чара аның инициативасы белән булды), конкурс "Кадрлар резервы" проекты кысаларында аграр колледж ярдәмендә үткәрелә, диде.
-Беренче чиратта ул укучыларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк. Бүген призлы урыннарны алган катнашучылар колледж исәбенә президент мәктәбендә тиз укырга өйрәтү курсын узу мөмкинлеге алачак (биш атналык курс бәясе - 7 мең сум). Моннан тыш, бүген без "Ачык ишекләр көне" дә үткәрәбез, мәктәп укучыларын учреждениебез эшчәнлеге белән таныштырабыз.
Педагоглар шулай ук тиз укуның мөһимлеген дә билгеләп үтәләр: "Без төрле методика булуын беләбез, һәм алар укучылар өчен бик мөһим, чөнки мәгълүматлар көн саен арта бара. Шул ук чарага без алдан ук әзерләндек - кычкырып текстлар укыдык, ә бу - иң гади һәм нәтиҗәле күнекмә", - ди 3нче Алексеевск урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Евланова.
Күп укучыга мондый гадәти булмаган конкурста катнашу кызык булды. Район үзәгенең 2нче мәктәбе укучысы Иван, текст катлаулы иде, мәктәпнекеннән аерылып торды, дип билгеләп үтте.
Лебедино мәктә-беннән Надежда Крашенинникованың нәтиҗәсе иң яхшысы- минутына 1380 билге (әлеге мәкалә авторы, мәсәлән, 500не генә укый, ә текстны үзләштерү - 84 процент. Икенче һәм өченче урында - Алия Фәтхетдинова (Ромодан) һәм Ирина Барышникова (2нче Алексеевск урта мәктәбе).
-Конкурста катна-шучыларның нәтиҗәләре начар түгел, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Лилия Үзбәк кызы. - Күп кеше текстны сәгатенә 200-300 билге нәтиҗәсе белән укый. Уртача нәтиҗә - 500-600 билге. Өстәвенә текстны үзләштерү кимендә 75 процент тәшкил итә. Әгәр курслар узып, үзеңне үстерсәң, нәтиҗәләрне берничә тапкыр арттырырга була: 100 процент аңлап, минутына 2-3 мең билге уку - реаль сан. Элек мондый методика разведчикларга һәм дипломатларга гына үтемле иде. Ә хәзер, ничә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше аңа өйрәнә ала. Мәктәпне тәмамлагач, укуыбызны үстерүдән туктыйбыз бит. Ә акыл, тән кебек, даими төстә күнегүләр ясауны таләп итә. Әлеге конкурс традициягә керер һәм, республиканың барлык укучыларын берләштереп, республиканыкына әйләнер, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев