Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Тормыш кайнап торган йорт

Лебедино авыл мәдәният йорты моннан берничә ай элек ачылган һәм анда инде спортчыларга, иҗат кешеләренә, кул эшләре һәм китап яратучыларга урын да табылган. Өстәл теннисы Лебедино җирлегенең визит карточкасы булып тора. Бу авыл теннисчыларын республиканың гына түгел, ә бәлки Россиянең спорт даирәләрендә дә яхшы беләләр. Әлбәттә, биредә спортның әлеге төренең...

Лебедино авыл мәдәният йорты моннан берничә ай элек ачылган һәм анда инде спортчыларга, иҗат кешеләренә, кул эшләре һәм китап яратучыларга урын да табылган.

Өстәл теннисы Лебедино җирлегенең визит карточкасы булып тора. Бу авыл теннисчыларын республиканың гына түгел, ә бәлки Россиянең спорт даирәләрендә дә яхшы беләләр. Әлбәттә, биредә спортның әлеге төренең фанаты Геннадий Типясевның хезмәте зур, ул малайлар һәм кызлар белән бер дистә ел гына шөгыльләнми инде, аларны шушы мавыктыргыч һәм хәрәкәтчел уен белән таныштыра.

- Әлеге клуб төзелгәнче без иске балалар бакчасында шөгыльләндек, - дип сөйли Геннадий Иванович. - Түшәмнәре түбән һәм тар заллы кысан бина: өстәлләр бер-берсеннән бик якын тора һәм балаларга кысан иде, алар өстәл яныннан китә алмый иделәр, бу басып уйный торган ярышларда тискәре чагылды. Биредә исә яктырту искиткеч әйбәт, урын күп, температура режимы нормада - балалар рәхәтләнеп шортылар киеп уйныйлар. Гадәттә алты өстәл тора, ләкин берсен алырга туры килде, аның урынында әлегә бизәлгән чыршы утыра. Нәтиҗәләр дә яхшырды, республика ярышларында без даими төстә призлар алабыз. Менә ноябрьдә Алсу Йосыпова Татарстан Республикасы чемпионы булды, Пошагина Валерия дә республика ярышында алтын медаль яулап алды. Без биредә инде район беренчелекләре һәм ярышлары үткәрәбез. Мәсәлән, Яңа ел турнирына безгә Кр.Бараннан теннисчылар килде. Ә җиңүчеләргә бүләкләрне Кыш Бабай (биредә водоканал директоры Александр Солдатов химаяче булды) тапшырды.

Кич белән, лекцияләр тәмамлангач, уйнарга зуррак спортчылар - студентлар һәм эшчеләр килә. Монда дискотекалар булганда да без, кешеләр уйнасын өчен, өстәлләрне калдырабыз. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар да уйнарга тели. Мин моңа шат - туплар һәм ракеткалар бирәбез, йөрсеннәр генә.

Геннадий Иванович киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:

Озакламый өлкән яшь төркемендә Бөтенроссия турниры узачак, монда вуз һәм аграр колледж студентларын җәлеп итәчәкбез. Республика яшьләре Спартакиадасына да әзерләнәбез, ул февральдә булачак, һәм без анда уңышлы чыгыш ясарга телибез. Гыйнварда аграр колледж студенты Мальдин Руслан Бөтенроссия ярышларына китәчәк. Без өстәл теннисы белән шөгыльләнгән кешеләр белән элемтәне югалтмыйбыз. Сүз уңаеннан әйткәндә, район Спартакиадасында җиңүчеләрнең барысы да (хатын-кызлар да, ир-атлар да) безнең чыгарылыш укучылары. Әгәр шулай карасаң, барлык дәрәҗәләрдә: балалар, студентлар һәм эшчеләр арасында да нәтиҗә бар. Менә хәзер өлкән кешеләр дә уйнаячак, димәк, пенсионерлар арасында да уңышларга ирешәчәкбез.

Геннадий Типясевның әзерлек системасы югары дәрәҗәле үз уенчыларын "үстерергә" мөмкинлек бирә.

Республикада финанс кыенлыклары кичермәүче районнар, башка өлкәләрдән һәм республикалардан чын уенчыларны һәм югары класслы тренерларны чакырып, шуның исәбенә югары нәтиҗәләргә ирешкән очраклар да бар. Яңа клубта булган яхшы шартлар теннисчыларга тагын да югарырак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер һәм спортчыларны әзерләүнең әлеге концепциясе республика җитәкчелегендә уңай җавап табар, дигән ышаныч бар.

Ләкин әлеге күп функцияле үзәктә спорт юнәлешләрнең берсе генә. Биредә авыл клубы башкарырга тиешле эш тә гөрләп бара. Лебедино җирлеге башлыгы Юрий Тюкаревның сүзләренә караганда, монда берничә ай дәвамында күп кенә чаралар үткәргәннәр.

Әниләр көннәрен билгеләп үттек, укытучыларны сәламләдек, беренче тапкыр мәктәп чыршылары уздырдык. Ветераннар советы белән бергә юбилярларны котлыйбыз, ай саен бу айда түгәрәк даталарын билгеләп үтүче кешеләрне җыябыз һәм аларга җылы атмосферада бүләкләр бирәбез, концерт куябыз, чәй эчү, биюләр оештырабыз. Кешеләргә ошый, барысы да канәгать. Ә бит бер ел элек биредә клуб булачагына беркем дә ышанмаган иде, күпләр бу "сакаллы төзелеш" булачак, дип уйлады.

Клуб директоры Юлия Миңголова, клубның буш торган көннәре сирәк, диде.

- Бездә берничә түгәрәк: бию, музыка, театр, "Оста куллар" декоратив-кулланма сәнгать, рәсем сәнгате түгәрәкләре эшләп килә. Бер-беребезгә комачауламас өчен без вакытны дөрес итеп сайладык. Кече яшьтәге укучылар белән теннисчылар килгәнче, көндезге 2дә шөгыльләнә башлыйбыз. Кичке алтыда спортчылар эшләрен бетерәләр, һәм инде балалар иҗат түгәрәкләренә килә. Өйләренә соң гына - кичке 9-10нарда таралышалар. Концертлар вакытында өстәлләрнең бер өлеше алына һәм тамашачылар өчен урындыклар куела. Һәр шимбә һәм бәйрәмнәрдә - дискотека. Балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре, өлкәннәр өчен бал-маскарад уздырдык. Күптән түгел генә укучылар КВН үткәрделәр. Хәзер хисап җыелышына әзерләнәбез, аннан изге Татьяна - студентлар бәйрәме, соңрак - Гашыйклар, Ватанны саклаучылар көне, аннан 8нче Мартка да ерак калмый, барысы да чиратлашып уза тора.

Клуб директорының эше шулкадәр күп ки, Юлия Миңголова, вакыты җитсә дә, декрет ялына һич тә китә алмый.

Китапханәдә исә "Хуҗабикә" мәнфәгатьләр клубы үз урынын тапкан, анда атнага берничә тапкыр төрле яшьтәгеләр очраша. Китапханәче Людмила Типясева клубның планнары зурдан булуы хакында сөйләде:

- Без кышкы кичләрдә бәйләү белән шөгыльләнергә карар кылдык, яз җиткәч, яшелчәләр утырту белән мәш киләчәкбез, клуб тирәсен төзекләндерәчәкбез, җәен урманга барып, үләннәр җыячакбыз, көзен исә үстергән яшелчәләрне тозлап, кышка әзерләячәкбез, дигән нияттә торабыз. Бергә җыелып, тәҗрибә уртаклашачакбыз. Асылда без бер-беребездән өйрәнәбез, мәсәлән, кемдер бик оста бәйли, башкаларга ничек бәйлисен күрсәтеп бирә, нечкәлекләренә өйрәтә. Биредә һәркем үзе өчен яңалык таба.

Клубка нигез салучы Роза Павелина, барысы да эчке сәбәпләргә бәйле рәвештә башланып китте, дип сөйли:

- Бәйләү түгәрәген мин мәктәптә эшләгәндә үк алып бара идем, ә менә бу күп функцияле үзәкне ачканнан соң, әйдәгез, өйдә телевизор каршында утырганчы, бернинди аермасы юк, биредә утырыйк, дигән карарга килдек. Биредә кызыграк та. Иң элек берәр сәгатькә генә җыелырга ниятләгән булсак, хәзер озаграк та утырабыз, аралашу һәркемгә кирәк. Иске чүпрәкләрдән идән паласлары ясый башлаган идек, ә хәзер инде теләсә кайсы кул эшенә керешәбез, рәхәтләнеп тегәбез-чигәбез. Инде менә теннис та уйныйсыбыз килә. Моның өстенә җырларга да яратабыз, бәлки, әле иҗат коллективы да оештырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев