Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
"Муниципаль белдермә"

Төзелеш кагыйдәләрен үзгәртү буенча гавами тыңлауларга чакырабыз

Сезнең фикер әһәмиятле! Төзелеш проектын бергә бәялик.

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кадастр номеры 16:05:010305:31 булган капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү карары проекты буенча гавами тыңлаулар башлану турында.

 

1. Әлеге хәбәрнамә белән Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, кадастр номеры 16:05:010305:31 булган,мәйданы 6369 кв. м, Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы шәһәр җирлеге, Алексеевск штп, Северная урамы, 8 нче җ/б адресы буенча урнашкан, Татарстан Республикасы Алексеевск районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең күпфункцияле иҗтимагый-эшлекле зонасында (ОД) «1 нче уку корпусы»   рөхсәт ителгән файдалану төре белән, капиталь төзелеш объектларын төзүнең,реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү карары проекты буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез.

 

- җир кишәрлеге чикләреннән 2 нче ноктадан 3 нче ноктага кадәр, 3 нче ноктадан 4 нче ноктага кадәр минималь чигенешләрне киметү өлешендә - 0,00 м га кадәр.

 

2. Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:

1) Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгының 2025 елның 06 октябрендәге 3 номерлы «Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кадастр номеры 16:05:010305:31 булган капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турында турында» карары;

2) күчемсез мөлкәт объекты турында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтә.

 

3. Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:

муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы:06.10.2025 ел

гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 01.11.2025 ел 16.00 сәгатьтә.

гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 01.11.2025 ел.

 

Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:

- гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;

- проектны һәм аңа мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;

  -проект экспозициясен үткәрү;

- гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;

- гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм бастырып чыгару.

 

Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 20.10.2025 ел. Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 20.10.2025 - 01.11.2025.

Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты 12.00-13.00), түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т. п., Павелкин ур., 18 йорт.

 

Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы 2025 елның 31 октябренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин ур., 18 йорт.

 

Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2025 елның 1 ноябрендә 16.00 сәгатьтә, үткәрү урыны - Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш. т.п., Павелкин ур., 18 йорт.

 

4. Гавами тыңлауларда катнашучылар: Таатрстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.

 

5. Иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат, һәм аңа мәгълүмати материаллар:

-Иҗтимагый фикер алышулар башлану турында хәбәр итә башлаганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча проектны Алексеевск муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam.htm

 

6. Әлеге хәбәрнамәне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең   рәсми сайтында   бастырып https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy.htm, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә:

- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Башкарма комитетының административ бинасы: Алексеевск штп, Павелкин ур., 18 йорт;

- Күпфункцияле үзәк, Алексеевск штп, Совет мәйданы, 2 йорт;

- Район мәдәният йорты, Алексеевск штп., Совет мәйданы, 1а йорт;

- Үзәк китапханә, Алексеевск штп, Казаков ур., 12 йорт.

 

Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы урынбасары В. В. Увакина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев