Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Туган җирне чүплеккә әйләндермәгез!»

Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты кешеләргә район территориясендә чисталык һәм тәртипне сакларга чакырып мөрәҗәгать итә. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: республикабызда чисталык һәм тәртип мәсьәләсе елдан-ел актуальгә әйләнә бара. Барлык цивилизацияле илләрдә каты көнкүреш калдыкларына җентекле контрольлек итү кирәклеге күптән танылды инде. Бездә исә ваемсыз кешеләр контейнер мәйданчыкларында чүп-чар гына...

Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты кешеләргә район территориясендә чисталык һәм тәртипне сакларга чакырып мөрәҗәгать итә.

Анда, атап әйткәндә, болай диелә: республикабызда чисталык һәм тәртип мәсьәләсе елдан-ел актуальгә әйләнә бара. Барлык цивилизацияле илләрдә каты көнкүреш калдыкларына җентекле контрольлек итү кирәклеге күптән танылды инде. Бездә исә ваемсыз кешеләр контейнер мәйданчыкларында чүп-чар гына түгел, ә бәлки иске җиһазларны, матрасларны, рамнарны, кисеп ташланган агач ботакларын һәм күп кенә башкаларны да калдыралар. Шуның белән әйләнә-тирә мохиткә зыян китерәләр. Ни өчендер бу чүп-чарны коммуналь хезмәт хезмәтчәннәре җыештырырга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Ләкин бу-ялгыш фикер. Алар вазыйфасына каты көнкүреш калдыкларын (азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре) чыгарып түгү генә керә.
Хөрмәтле гражданнар! Әйдәгез, туган почмагыбызны гаять зур чүп-чар чокырына әйләндереп калдырмыйк. Балаларыбыз сәламәт шартларда яшәсеннәр, чиста урамнардан йөрсеннәр, алларында бер өем агач ботакларына, ертык диваннарга, башка пычракка, санкцияләнмәгән чүплекләргә һәм башка җавапсыз караш эзләренә юлыкмасыннар. Зыялы кешеләр булыйк!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев