Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Уяурак булыйк!

Республикада янгыннарны булдырмау турында киңәшмә узган җомгада видеоконференция режимында узды. ТР Премьер-Министрының беренче урынбасары Равил Моратов быел килеп туган хәл шактый дәрәҗәдә апрель нормасын узып китүче һава температурасы белән тагын да катлаулана, шуның белән республикада югары янгын куркынычы барлыкка килә, дип аерым басым ясап әйтте. Килеп туган хәл һәм май...

Республикада янгыннарны булдырмау турында киңәшмә узган җомгада видеоконференция режимында узды.

ТР Премьер-Министрының беренче урынбасары Равил Моратов быел килеп туган хәл шактый дәрәҗәдә апрель нормасын узып китүче һава температурасы белән тагын да катлаулана, шуның белән республикада югары янгын куркынычы барлыкка килә, дип аерым басым ясап әйтте.
Килеп туган хәл һәм май бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов авыл территорияләрен, урман хуҗалыкларын күзәтүне көчәйтү һәм барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын тайпылышсыз үтәү кирәклеген ассызыклап әйтте. Моның өчен, атап әйткәндә, урманчылык төрле дәрәҗәдәге янып китүләрне булдырмый калу һәм янгыннарны сүндерү техникасын эшләү буенча өйрәнүләр үткәрү планнарын эшләде һәм раслады. Авыл товар җитештерүчеләре һәм җитәкчеләр алдында беренче чиратта шулай ук язгы кыр эшләре чорында басуларда учак ягуларга юл куймау бурычы тора.
Янгыннарны булдырмау һәм сүндерү эшендә ирекле янгын берләшмәләре зур ярдәм күрсәтә алалар. Аларны төзүгә аерым игътибар бирелде. "Моннан тыш,-дип күрсәтмә бирде Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев,-районда барлык постларны, шул исәптән суэтем башняларының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерергә кирәк. Өстәвенә янгынның кайда башлануы күренмичә калмаячак-аларның теләсә кайсысы иярчен тарафыннан теркәп барыла. Иң мөһиме шул- кешеләрнең үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре күбесенчә кисәтүче рольне уйный: кеше үлеменә, рухи һәм матди зыян китерүче зур һәм кечкенә янгын очраклары азая".
Искәрмә: күзәтү эшчәнлеге бүлеге үз ягыннан шулай ук Алексеевск районы кешеләре игътибарына ТР Министрлар Кабинетының 9 апрель, 2012 ел, 524-р санлы карары нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә аерым янгынга каршы режим кертелүе турында хәбәр итә. Димәк, чүп-чар һәм яна торган калдыкларны контрольсез яндырган (корылмадан 50 метрдан якынрак урында) өй хуҗаларына-2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, ә басуларда камыл калдыкларын яндырган өчен урындагы кешеләргә 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Үзенә башка янгынга каршы режим шартларында шундый ук гамәлләр өчен юридик затларга 400 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев