Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Волонтерлар слеты

Бер атна элек безнең район активистлары волонтерларның 6нчы республика слетында катнашты. 1нче Алексеевск урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анна Дубицкая сүзләре буенча Казан шәһәре янында урнашкан Петровск бистәсендә узган слетка йөз иллеләп кеше, нигездә студентлар берләшмәләре вәкилләре җыелды. "Түгәрәк өстәл" янында актуаль проблемаларны, муниципаль иреклеләр үзәкләренең эшен оештыру...

Бер атна элек безнең район активистлары волонтерларның 6нчы республика слетында катнашты.
1нче Алексеевск урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анна Дубицкая сүзләре буенча Казан шәһәре янында урнашкан Петровск бистәсендә узган слетка йөз иллеләп кеше, нигездә студентлар берләшмәләре вәкилләре җыелды. "Түгәрәк өстәл" янында актуаль проблемаларны, муниципаль иреклеләр үзәкләренең эшен оештыру мәсьәләләрен тикшерү, интерактив дәресләрдә, практик семинар-тренингларда, мастер-классларда катнашу, Казан зоопаркы тирәсен коелган яфраклардан чистарту, социаль проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм башкалар чараның программасына кергән иде.
Слетны япканда Анна Владимировна социаль әһәмиятле чара-"Язгы игелек атнасы-2011" Бөтенроссия акциясендә актив катнашканы өчен республика иреклеләр хәрәкәте Координацион Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев