Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Яңа елда – яңа торакта

Яңа ел алдыннан Просторная урамында егерме җиде фатирлы тагын бер өй пәйда булды. Анда яшь гаиләләр яшәячәк.

Ул ипотека торагы төзү федераль программасы нигезендә торгызылды. Яңа өйгә күчүчеләргә ачкычлар тапшырганда район башлыгы Владимир Козонков, бу микрорайон өч ел эчендә үсеп чыкты һәм дәүләт хисабынатөзелде, дип билгеләп үтте:

- Әлеге микрорайонда өйләрнең күп өлеше ветераннарны торак белән тәэмин итү прог-раммасы буенча калкып чыкты, биредән алар фатирларны бушлай алдылар. Шул ук өйдә фатирларны сатып алырга да кирәк иде, ләкин һәркемнең дә кереме зур түгел һәм һәркем дә фатирны тулы бәясенә сатып ала алмый. Әлеге программа аркасында өйләр төзү дәвам итә, ике-өч ел эчендә билгеле бер финанс ресурслары булган һәм социаль ипотека программасына эләккән теләсә кем үз торагын сатып ала алачак. Киләсе елның җәендә биредә тагын бер өй барлыкка киләчәк, ә биш елдан әлеге микрорайон халык иң күп яши торган һәм төзекләндерелгән микрорайонга әйләнәчәк. Көзгә табан биредә 220 урынлы балалар бакчасы булачак, аны быел кыш көне үк төзи башлау планлаштырыла. Шулай ук парк, спорт мәйданчыгы төзеләчәк, якында гына урнашкан дендро-парк яхшыртылачак. Күпчелек өчен бу - беренче торак. Хәзер инде үзегезнең почмагыгыз бар һәм үз өегездә һава торышын үзегез ясый алачаксыз.

Башлык шулай ук әлеге өйнең үзебезнең районда үзебезнең алексеевскилылар көче белән җитештерелгән кирпечтән өелүен билгеләп үтте. Төзүчеләр исе-меннән бу өйгә күчүчеләрне "Керамика-Маркет" җитәкчесе Алексей Банницин бәйрәм белән котлады:

- Хөрмәтле яңа өйгә күчүчеләр, мин өйне гра-фик буенча тапшыруыбызны шатланып әйтә алам. Төзүчеләр һәм шәхсән үз исемемнән сезне котлыйсым килә. Аны салган егетләр өй уңайлы, ямьле һәм файдалануда куркынычсыз килеп чыксын өчен бөтен көчләрен куйдылар. Биш ел дәвамында, гарантия срогы чорында, без теләсә кайсы сорауга илтифат итәчәкбез.

Ике кечкенә бала анасы, Спас районы кешесе Татьяна Рубцова, льготалы торак сатып алу хокукыннан файдаланып, "Алексеевск кешесе" булды:

- Ирем белән бергә бервакыт Чистайда яшә-дек, аннары мин йөккә калдым, һәм Спас райо-нына киттек. Володяга ярты яшь булганда (хәзер аңа дүрт яшь) бирегә килдек һәм кеше фатирларында яшәдек. Ирем Сергей ведомстводан тыш каравыл бүлегенә урнашты, ә мин бала карау буенча декрет ялында. Моннан дүрт ай элек икенче балабыз - Аркадий да туды. Бу фатирны ятим булуым аркасында алдым - минем әти-әнием юк һәм мин бала чактан ук туганнарымда яшәдем. Ятимнәргә ярдәм итү программасы буенча миңа тиешле 33 кв. метрга сертификат бирделәр, калганын льготалы ипотека буенча түләп бетерәчәкбез, чөнки монда 72 кв. метр. Мин шушы уңайлы фатирга сөенеп туя алмыйм. Яңа елга бу искиткеч бү-ләк булды, әле күптән түгел генә аны яңа өйдә каршыларбыз, дип күз алдыма да китерә алмый идем.

P.S. Яңа 2014 елны каршылау өчен биредә барысы да әзер -ишегалдында, төрле утларын чәчеп, гүзәл чыршы утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев