Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп
Мәгариф бүлегенең барлык учреждениеләренә дә автомат янгын сигнализацияләре куелды.
Күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек хезмәт-әрләре сигез ай буе районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр һәм элеккеге бозуларны бетерү буенча эшләделәр. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә барлык белем бирү учреждениеләрендә дә автомат янгын сигнализацияләре урнаштырылды, аларга һәрдаим хезмәт күрсәтелә, учреждениеләр беренчел янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, һәр катта эвакуация планнары булдырылды, ә чыгу юллары янмый торган материалдан эшләнде. Яктылык бирүче электр үткәргечләрдә даими ремонт үткәрелә. Ярты елга бер тапкыр җитәкчеләр һәм укытучылар белән янгын-техник минимумына өйрәтүләр үткәрелә.
Алексеевск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Олег Ещев хәбәр итүенчә, үрнәк итеп бистәнең икенче һәм өченче мәктәпләрен, шулай ук Кр. Баран, Биләр һәм Зур Полянка урта мәктәпләрен китерергә мөмкин. Кисәтүләр ясауга карамастан, күп кенә учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең кайбер җитешсезлекләре әле дә бетерелмәгән. Шәмә һәм Родники мәктәпләрендә җитешсезлекләр бар, ә Кыркүл мәктәбенең беренче катында электр үткәргечләргә капиталь ремонт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев