Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Яшьармиячегә байрак тапшырылды

Күптән түгел Биләрдәге "Яшьармияче" хәрби-патриотик клубы тормышында тарихи вакыйга булды - башкарма комитет җитәкчесе карары белән аңа мактаулы Дан орденнарының тулы кавалеры Михаил Шляпников исеме бирелде.

19 декабрьдә Биләр мәктәбенең спорт залында байрак тапшыру тантанасы Россия армиясе традицияләре нигезендә үткәрелде. Хәрбиләрчә ыспай һәм янып торган карашлы бәйрәм киеме кигән яшьармиячеләр килгән кунакларны сә-ламләделәр. Алексеевск районының ДОСААФ ида-рәсе рәисе урынбасары Сергей Денисов яшь патриотларга отрядның яңа символын - биләрле Михаил Шляпников исеме мәңгеләштерелгән байрак тапшырды. Байрак тоткан төркем сафка тезелеп почет каравылын бер тапкыр әйләнеп чыкты, аннары аны Биләр мәктәбе укучыларына һәм кунакларга тапшырды. Алар арасында республика җәмәгать оешмалары һәм Спас, Әлки, Алексеевск районнары вәкилләре бар иде. Аннары отрядның бөтен әгъзалары патрио-тик хәрәкәткә тугрылык антын кабул иттеләр. Бу көнне шулай ук быел яшьармиячеләр сафына кергән ике дистә малайга һәм кызга таныклык-лар да тапшырылды. Иң яхшы эзләүчеләр истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.

"Патриот" респуб-лика спорт-патриотик һәм яшьләрне призывка кадәр әзерләү үзәге вәкиле Владимир Чуприн, бу балалар тормышында да, мәктәп тормышында да мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте:

- Шушы минуттан отрядыгыз сугыш вакытында күп тапкырлар батырлыклар эшләгән, киләчәк буынны, Ватаныбызны саклап гомерен куркыныч астына куйган якташыгызның исемен йөртәчәк. Бу кеше сугышның бөтен мохтаҗлыкларын һәм авырлыкларын нык торып кичергән. Хәзер аның исемен отрядыгызга биргәч, мин сезгә укуда, тормышта бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгуыгызны, барыгызның да оптимист булуыгызны һәм башыгызны горур күтәреп йөрүегезне телим - ул чагында сезнең барысы да әйбәт булачак. Ә мәктәбегез отряд намус белән яулаган әлеге исемне озак еллар йөртсен иде.

Балаларны шулай ук "Ватан" исемле төбәк җәмәгать яшьләр оешмасы берләшмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Илья Прокофьев, җирлек башлыгы Николай Порт-нов, мәктәп директоры Любовь Стукало да котлады, ә Спас патриотик клубы балалары иҗади бүләк әзерләгәннәр иде, алар Смоленск өлкәсендә булганда үзләре иҗат иткән шигырь сөйләделәр һәм җыр җырладылар.

- Биләр балаларының үзләре өчен бу - мөһим вакыйга, отряд командиры Роман Гусаров отряд өчен горурлык хисе кичерүен әйтә:

- Мин Дан орден-нарының тулы кавалеры исемен йөртәчәгебезгә шатмын, хәзер хәтта эз-ләүчеләр яки патриотик клублар слетында да герой исеме бирелгән байракны йөртүебезгә горурланачакбыз. Клубта инде мин биш ел һәм бу минем рухымны, холкымны ныгыта, үзең һәм командаң өчен җавап биргәнеңә күрә зур сабырлык бирә. Мин моның белән бөтен туганнарым хәрби кешеләр булганга күрә шөгыльләнәм: карт бабаем да, карт әбием дә сугышта катнашкан. "Яшьармияче"дә үземнең хәрби карьерамны башларга һәм киләчәктә офицер булырга телим. Казан танк училищесына укырга керергә ниятлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев