Яз стандартлары
Узган шимбәдә район башлыгы Владимир Козонков районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Алда торган чәчү кампаниясе алдыннан район башлыгы зур хуҗалыклар җитәкчеләрен тыңлады.
Язгы кыр эшләре алдыннан чишәсе проблемалар исемлеге дә атап үтелде. Даими төстә эшлекле очрашулар уздырып торырга кирәклеге турында әйтелде, анда товар кредиты, техникаларның әзерлеге буенча, орлык, сроклар, технологик кабул итүләр һәм башка күп кенә нәрсәләр турында фикер алышыначак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан эшлекле план төзелде, техникаларны әзерләү буенча тулы анализ бар. Башлык җитәкчеләргә һәр нәрсәне яхшылап уйларга тәкъдим итте.
Банк вәкилләре аграрияләр алдында төрле ташламалы кредит программалары белән таныштырдылар. Ә ЮХИДИ хезмәте транспорт куркынычсызлыгы турында рекомендацияләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев