Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Заводка сөт кирәк

Районда сөт заводы үзенең эшен яңадан башлап җибәрде.

Комбинат 2016 елның көзендә торгызыла башланды. Ул чакта өч ай буена зур эш башкарылды: җиһазлар көйләнде, производство техникаларының кайбер участоклары төзәтелде, биналар ремонтланды.


Завод беренче сөтне 2016 елның декабрендә кабул итте. Ул чакта майсызландырылган коры сөтнең беренче партиясе дә чыкты. 9 гыйнвардан завод сөтне көн саен кабул итә башлады. Бүгенге көндә комбинат көн саен 25 тонна сөт кабул итә. Бүген майсызландырылган коры сөт, 72,5 процент майлылыктагы ГОСТ сыер маен җитештерүне җайлап җибәрергә әзерләнәләр.

Завод тулы куәткә эшләсен өчен узган җомгада район башлыгы Владимир Козонков һәм «Кызыл Шәрек-Агро идарәче кампаниясе» ЧҖҖ генераль директоры Владимир Панков катнашында киңәшмә булып узды. Анда халыктан сөт сатып алу турында сөйләшенде. Әлеге чарага бу тармакта эшләүче эшмәкәрләр чакырылды. Киңәшмәнең максаты - сөтне күбрәк сатып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев