Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Зурларча “кар атышып”

Шагыйрьләр мәдхия җырлый торган, кояш нурларында җем-җем итүче ап-ак кар бөртекләренә алар гадәти тормыш рәвеше комачауламаганда гына сокланып карарга була. Ләкин кар күп итеп яуса, бу гүзәллек транспорт өчен куркыныч бер нәрсәгә әйләнә. "Алексеевскдорстрой" ААҖ юллар төзүдән тыш аларны карап тоту вазифаларын да башкара-кышкы чорда беренче чиратта урамның йөри торган...

Шагыйрьләр мәдхия җырлый торган, кояш нурларында җем-җем итүче ап-ак кар бөртекләренә алар гадәти тормыш рәвеше комачауламаганда гына сокланып карарга була. Ләкин кар күп итеп яуса, бу гүзәллек транспорт өчен куркыныч бер нәрсәгә әйләнә.

"Алексеевскдорстрой" ААҖ юллар төзүдән тыш аларны карап тоту вазифаларын да башкара-кышкы чорда беренче чиратта урамның йөри торган өлешен кардан һәм боздан чистарта. Юл төзүчеләр контролендәге участокларның гомуми озынлыгы 1000 километрдан артык тәшкил итә. Безнең районда гына да шуның 350 километрга якынына хезмәт күрсәтелә.
Ара шактый ерак. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, кар яуган вакытта техника бу юллардан күп тапкырлар уза.
Юл төзүчеләр арсеналында төрле билгеләнештәге махсус машиналар бар. Монда этүче генә түгел, ә бәлки үзенең катлаулы геометрик формасы аркасында карны 20 метр ераклыкка читкә ыргытучы "тизлек" обваллары белән җиһазланган "КамАЗ"лар бар. Бу машиналар эшләгән вакытта тизлекләрен сәгатенә 50-60 километрга кадәр арттыра алалар.
Кирәк чакта роторлы кар чистарткычлар, грейдерлар файдаланыла. Чагыштырмача күптән түгел Даниядә эшләнгән "Epoke Sirius AST" "сафка басты". Компьютер белән идарә ителә торган техника юлларда бозга каршы дымлы реагентларны ташлауның (дөресрәге-бүленә торган) төгәл дозасын тәэмин итә.
Кышкы вакытта юл төзүчеләрнең эшләре җиңел түгел-төнге кизү тору, сменалап югары физик һәм психологик нагрузка белән эшләү. Ләкин аларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен аларга машина йөртүчеләр дә, гадәттән тыш хәлләр хезмәте дә, юл полициясе хезмәткәрләре дә рәхмәт әйтәләр. "Аларга бернинди дә дәгъваларыбыз юк,-ди Алексеевск ЮХИДИе начальнигы Илфат Җаббаров.-Молодецлар алар!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев