Марат:
- «Артур-Марат» дуэтының беренче чыгышы 2014 елның мартында булды. Ул вакытта мин бик авыр хәлдә идем, ике аягымны да сындырып, бер ел урын өстендә яттым. Бурычка батып беткән идем. Алга таба нишләргә? Сәхнәгә кабат чыгаргамы-юкмы, дип икеләнеп йөргән бер көнне Раил Яхиевич безне Артур белән бергәләп чыгыш ясарга чакырды. Һәм шуннан соң барлык икеләнүләргә нокта куелды.
- Егерме елдан артык иҗатыгызның кыл икегә бүленгән вакыты да менә шушы, димәк?
Марат:
- Шулай дисәк тә була. «Казан егетләре»ндә яшьлегебез узды. Без эстрадага яңалык алып кердек, сәхнәгә биеп чыга идек, заманча аранжировкалар эшләдек. Бүген Элвин Грей эшләгән эшләрне без эстрадага 2001 елда ук алып кердек. Безгә: «Егетләр, сез 15 елга алданрак атлыйсыз», - диләр. Хәзерге «Казан егетләре»н чын «Казан егетләре» дип әйтә алмыйм. Минем фикеремчә, бу төркемнең иң көчле һәм талантлы составы - Артур, Вәли, Азат һәм мин идек. Бер-беребез өчен җан атып, бер йодрык булып эшләдек.
- Марат, тормыш иптәшең Линара - «Кыю кызлар» төркеме солисты. Күптән түгел генә узган «Балалы солянка»да кызыгыз Камиләнең дә чыгышын күрдек. Бу сезнең өчен тәүге чыныгу булдымы? Алга таба гаилә проектлары оештыру планыгыз юкмы?
Марат:
- Моңа кадәр дә балаларым белән сәхнәгә чыкканым бар иде. Беренче никахымнан ике балам бар. Олы кызым Ралинә бик матур җырлый. Сәхнәгә чыкса, үз тамашачысын табар иде дип уйлыйм. Тик ул, әнисе кебек үк, дин юлына басты. Улым футбол белән мавыга. Кечкенә кызым Камиләгә - дүрт яшь. Ә менә планнар кору мәсьәләсендә безнең Артур оста инде! (Көлешәләр.)
Артур:
- Әйе, киләчәктә икебезнең дә гаилә проекты эшләү теләге бар. 17 ел бергә гомер иткән иптәшем Луиза Казан дәүләт мәдәният институтында укыта, «Нурлай» вокал ансамблен җитәкли. Үзе дә бик матур җырлый. Улым Данил - Россия хокук академиясе студенты. Кызым Дианага - тугыз яшь. Анысы коеп куйган артист!
- Егетләр, сез нинди әти?
Марат:
- Олы балаларыма мин бик таләпчән, коры әти идем. Әмма яшь барган саен, «йомшара» төштем. Кечкенә кызымны, киресенчә, күбрәк иркәләргә тырышам. Минем үземнең дә әти бик коры кеше. Әни исә үтә дә тыйнак, юмарт.
Артур:
- Мин бик таләпчән. Балаларга ничек әйтәм - шулай булырга тиеш. Ике тапкыр кабатларга яратмыйм.
- Берничә ел сәхнәдә иҗат иткән җырчылар, мәхәббәт, яшьлек, уен-көлке кебек җиңел эчтәлектәге җырларны арткы планга куеп, җитди темаларга игътибар бирә башлаулары турында еш әйтәләр. Сездә дә андый эзләнүләр бар. Соңгы вакытта репертуарыгызда Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган бик матур җырлар барлыкка килде.
Марат:
- «Казан егетләре» төркемендә эшләгәндә үк төрле темаларга, стильләргә мөрәҗәгать итә идек. Кайбер артистларның иҗаты бер җыр тирәсендә генә йөзеп йөри. Ә без эзләнәбез. Чынлап та, безнең иҗатка карата Роберт абый уңай фикерләрен, теләкләрен җиткерде. Үзенең берничә шигырен тәкъдим итте. Аннан соң Зөһрә Сәхабиева репертуарындагы «Эзләр идем сине» җырын да бик яратып башкарабыз. Без аның исемен бераз гына үзгәртеп, «Гомер ике килми» дип атадык. Хәзерге вакытта авылларга концертлар белән йөрибез. Әмма халык безне «Артур-Марат» дуэты буларак бик белеп бетерми әле, «Казан егетләре» белән бутыйлар. Әле күптән түгел генә булган бер очрак турында әйтәсе килә. «Артур-Марат» чыгышын күргәннән соң, безне чакырабыз дип уйлап, «Казан егетләре»н дәшкәннәр. Соңыннан безнең урында егетләрне күреп, бик гаҗәпләнгәннәр.
Артур:
- Айлар, еллар узгач, теге яки бу ситуациягә карашлар үзгәрә, вакыйгаларны башкача кабул итә башлыйсың. Бу репертуарда да чагылыш таба. Иҗатыбызга 20 ел булса да, соңгы ике-өч елда бик зур үзгәреш кичердек. Хәзер безнең тамашачы белән аралашуыбыз да башка төрле, чөнки эчке дөньябыз үзгәрде. Элек барыбер хис-кичерешләр өстән-өстән генә иде. Ул еллар белән чагыштырсаң, без менә хәзер аякта ныклап басып торабыз. Беләсеңме, кеше белән аралашуыма кадәр үзгәрде. Игътибарлырак була башладым. Авыр сүз әйтеп, аларның хәтерен калдырудан куркам. Элек башым нәрсә уйлый, телем шуны әйтә иде. Җырлар язуга килгәндә, төрле жанрда иҗат итәсе килә. «Үкереп елап» җырлана торган берничә җыр башкарасым килә, әмма аны халык ничек кабул итәр, дип уйлыйм да тукталып калам. Бу бит шулай ук - сәнгать! Әмма, әйтүемчә, аны бөтен кеше дә аңламаска мөмкин.
- Дуэтыгызда эшләр бүленгәнме?
Артур:
- Менә бу эшкә тулысы белән - мин, ә тегесенә Марат җаваплы дип кистереп әйтеп булмый. Мәсәлән, репертуарга җырлар тәкъдим итү башлыча минем өстә. Әмма без аны барыбер бергә хәл итәбез. Җырларны Альберт Зыятдинов белән яздырабыз. Ә Булат исемле егетебез - концерт директоры. Булат кебек кешеләр турында, аның белән разведкага барырга мөмкин, диләр. Ул - һәр нәрсәгә заманча карый торган талантлы, тырыш егет. Андый тугры дусларыбыз булу үзе зур бәхет.
- Артур, син бит әле Вознесение бистәсендә мәдәният йорты мөдире булып та эшлисең. Бу өлкәдәге уңышларың турында да ишетәсе килә.
- Тырышлыгымны, көчемне шушы эшкә салам. 2012 елда коп-коры бинада берни дә юк иде. Ике ай берүзем генә эшләдем. Акрынлап танышларымны җәлеп итеп, Яңа ел бәйрәмен уздырдык. Идәннәренә кадәр үзем югангадыр инде, бу мәдәният йорты бик кадерле миңа. Бүген биредә 20 кеше эшли. Аларның һәрберсе үз урынында, һәркайсы - үз эшенең остасы. 19 түгәрәктә 500гә якын бала шөгыльләнә.
- Җырчы гомере күпме дип уйлыйсыз?
Марат:
- Аякларым йөргәнче сәхнәгә чыксам иде, дип телим.
Артур:
- Җырчы һәрвакыт үсештә һәм эзләнүдә булырга тиеш. Юк икән, аның җырчы буларак гомере дә кыскара. Шәхсән үземә килгәндә, 80 яшькә кадәр үземне формада тотып, сәхнәгә чыгып җырлый алсам, бик бәхетле булыр идем.
- Бер әңгәмәгездә сез, Мәскәүгә китәргә хыялланабыз, дигән идегез.
Артур:
- Китәбез, Алла боерса. Сүз, әлбәттә, күченеп китү турында бармый. Әмма якын киләчәктә Мәскәүдә ешрак чыгыш ясый башларбыз дип уйлыйм.
- Егетләр, бер-берегезгә бәяләмә бирегез әле.
Марат:
- Артур - романтик, тормышны бик ярата, һәрвакыт үсештә булырга омтыла, бик талантлы композитор. Әмма шул ук вакытта ул кая, кайчан барырга кирәклеген онытып та җибәрергә мөмкин.
Артур:
- Марат - бик төгәл кеше, башлаган эшне ахырга кадәр җиткерә, пөхтә. Бик тәмле итеп ашарга пешерә. Йокларга, ял итәргә ярата. Әмма бер начар ягы бар - аңа телефон «җене» кагылган.
Марат:
- Мине әти: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - дип үстерде. Шуңа күрә өйдәге бөтен эшне дә эшли алам. Әле күптән түгел генә аларга мунча проектлап, салып бирдем. Бик канәгать калды. Гармунда уйныйм. Пешеренергә бик яратам. Артист булмасам, пешекче булган булыр идем.
- Егетләр, тиздән Казан тамашачысына чираттагы концерт программагызны тәкъдим итәсез.
Нет комментариев