Фоторепортаж: Алексеевскида «Без Простоквашинодан» дигән бәйрәм узды.
«Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары һәм «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Калинин урамы балалары өчен балалар бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәм мәйданчыгы итеп Ирина Базееваның өе сайланды, ул «Трое из Простоквашино» мультфильмы стилендә йорт яны территориясен бизәгән. Кунакчыл хуҗабикә кекслар пешереп, малайлар һәм кызларны тәмле компот белән сыйлады. Ә «Импульс» клубы хезмәткәрләре балалар өчен күңелле конкурслар үткәрде. Соңыннан бәйрәмнең барлык катнашучылары да истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев