“Илһам” яшь язучылар бәйгесе
- Казанда 12 апрельдә "Пирамада" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына - 130 һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Анда 1-11 нче сыйныф укучылары, ягъни 3 меңгә якын бала катнашты. Башкортостаннан, Ханты-Манси...
- Бәйгене ачып җибәргәндә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе - "Илһам" конкурсы. Аның ярдәмендә милли мәдәният традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче язучылар һәм шагыйрьләр буыны формалаша.
"Илһам" конкурсы өч номинация буенча үтте. "Драматургия" номинациясе буенча - иң яхшы биш эш, "Поэзия" номинациясендә - 9 эш, ә "Прозада"дан 10 эш сайлап алынды һәм алар бәйгенең җиңүчеләре булды. "Өметле киләчәк" номинациясендә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты, алар арасыннан да 10 иң яхшы эш билгеләп үтелде. Быел конкурс өч этапта үтте: беренчесе - читтән торып, укучылар үзләренең язган әсәрләрен җибәрделәр, ә ике этапта экспертлар эшләде, 3 нче этап зона туры (безнең зона туры Чистайда үтте) иде. Өченче турга 300 укучы үтте. Шуннан соң да бүләкләү өчен 100 укучы сайлап алынды. Алар арасында 2 нче Алексеевск урта мәктәбеннән өч укучы бар иде. Болар - 9 А сыйныф укучылары Динара Абдуллина, Назлыгөл Чибинова (җитәкчеләре Илсөяр Җамалиева), 10 А сыйныф укучысы Илназ Камаев (җитәкчесе Антонина Васильева).
8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Проза " номинациясендә Динара Абдуллина "Болытларның изге көче" әсәре, Назлыгөл Чибинова "Сукбай этләр язмышы" әсәре белән лауреат исемен алдылар, ә шул ук номинациядә 10-11 нче сыйныф укучылары арасында Илназ Камаев "Иң тәмле аш " хикәясе белән җиңүчеләр исемлегенә керде (2 нче урын). Аларның әсәрләре "Илһам" әдәби альманахында басылып чыкты. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.
"Илһам" яшь язучылар бәйгесенең оештыручылары Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте булды. Шунысы игътибарга лаек: бу конкурс җиңүчеләргә КФУның филология һәм журналистика факультетына керү мөмкинлеге бирә.
Иң тәмле аш
2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 10 а сыйныфы укучысы,"Илһам" яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе Илназ Камаевның "Иң тәмле аш" исемле бик эчтәлекле, гыйбрәтле мәкаләсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Иртәгә 25 май. Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме. Гөлсем белән Мәдинә дәресләрдән соң су буена алтын туй чәчәкләренә барырга тиеш иделәр. Аларга укытучылары нык итеп: "Барыгыз да чәчәкләр белән килегез!" - диде. Укытучы сүзен тыңламыйча ярамый, ә бакчада чәчәкләр юк, шуңа күрә алар су буена барырга булды. Кызлар мәктәптән кайтканда ук сүз куешты: тиз генә капкалыйбыз да, китәбез, - диделәр.
Гөлсемнең әти-әнисе эштә иде. Ул, гадәттәгечә, мич капкачын ачып, кызарып пешкән кәбестә ашын алып ашамакчы булды, ләкин бүген әнисе аш куймаган икән шул. Плитәдәге суга пешкән дөге боткасын ашыйсы килмәде, ипигә май ягып, чәй эчте дә, чиләген алып, Мәдинәләргә юнәлде. Ул кергәндә дусты тирләп-пешеп мичтә пешкән кәбестә ашы ашап утыра иде. Вак итеп суган турагач, өйгә шулкадәр тәмле ис таралган.
- Утырып тор, - диде аңа Мәдинә, ишек янындагы урындыкка күрсәтеп. - Мин хәзер ашымны гына ашап бетерәм дә, китәбез.
Гөлсем утырды. Ләкин аш исе аның зиһенен томалады, эчендә бүре булып уларга тотынды. Үтереп-үтереп ашыйсы килә иде кызның. Әмма аңа аш тәкъдим итүче булмады.
- Мәдинә, миңа да бер кашык кына каптыр әле, - дигәнен үзе дә сизми калды Гөлсем. Тегесе үзе ашаган кашыктан аш каптырды. Һай, тәмле иде шул, авызын зур ачып ничек капканын, ничек йотканын да сизми калды.
- Тагын берне каптырмассың микән? - Мәдинә аның теләген карусыз үтәде - ишек янына сыенган дустына бер кашык аш күтәреп килеп каптырды. Юк, өстәл янына чакырмады. Тәлинкәсен ялтыратып куйгач, җыена башлады ул. Ә Гөлсем өйдән чыгып киткәнче шул буш тәлинкәгә карап торды. Су буеннан чиләкләрне сары чәчәкләр белән тутырып кайткач та исеннән гел шул аш чыкмады аның.
Соңгы кыңгырау бәйрәме уңышлы гына узды. Имтиханнарны да әйбәт кенә тапшырдылар. Гөлсем югары уку йортына керде, аның хыялы тарих укытучысы булу иде. Мәдинә конкурстан үтмәде, кире авылга кайтып, фермага сыер саварга урнашты. Бер ел эшләгәннән соң тагын барып карады, ләкин тырышлыгы бушка китте. Бик кайгырды Мәдинә моңа. Бер көнне урамда Гөлсем дустын очратып, елап та алды. Тегесе юатты, кирәкле киңәшләрен дә бирде. Ләкин язмыш үзенчә акты: Мәдинә фермада эшләвен дәвам итте. Гөлсем дә 5 елдан укытучы булып үз авылы мәктәбенә эшкә кайтты. Ә бер көнне, өенә кайтканда борынына тагын шул мич ашы исе килеп керде. Мичкә кәбестә ашы куярга кирәк, дип уйлады Гөлсем. Бик иртә торды, мичне ягып җибәрде. Тимер чуенны алып, барлык кирәк-яракларны тутырды да, мичкә аш куйды. Кайткач, һичшиксез, суган турап ашыйм, дип уйлап йөрде ул көне буе. Ә кичен мич капкачын ачып чуенны алды һәм зур тәлинкәгә аш салды. Мичтә кызарып пешкән аш исенең тәмлелегенә ни җитә! Теге вакытта Мәдинәләр өендә дә шундый ис иде бит, дип көлеп куйды ул. Шулчак кемдер ишек шакыды. Ишек катында пычранып, күз төпләре каралып, шешенеп беткән Мәдинә сыйныфташы басып тора иде.
- Ә, ашап утырасың икән. Минем инде ике көн, ике төн ашаганым юк. Я, кертәсеңме мине, әллә юкмы?
- Әйдә, уз, Мәдинә. Мин сиңа мичтә пешкән кайнар кәбестә ашы салам. Кирәк булса, суган да турыйм. Син бит шулай ярата идең... Минем өчен - ул иң тәмле аш.
Гөлсем аның каршына зур тәлинкә белән мичтә пешкән кәбестә ашын китереп куйды. Вак итеп туралган суганны да салып җибәрде. Мичтә пешкән аш исе борынын ярып, эченә үтеп керде Мәдинәнең. Үзе дә сизмәстән, бер тәлинкә ашны ашап та бетерде. Гөлсем исә бер кашык та капмый карап утырды аңа. Ашы да суынып бетте, ашарга теләге дә бетте, ләкин ул сыйныфташын сыйлый алуына чиксез шат иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев