Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Мәдәният

«Сәләтләр бердәмлеге»: конкурсның беренче этабы дипломнар белән тәмамланды

Алексеевск районында хезмәт коллективлары арасында «Сәләтләр бердәмлеге» үзешчән иҗат муниципаль конкурсына старт бирелде.

Проект Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана һәм милләтара татулыкны ныгытуга, мәдәни традицияләрне үстерүгә һәм халыкның иҗади башлангычын хуплауга юнәлтелгән.

Беренче сайлап алу этабы район мәдәният йортында узды. Сәхнәгә районның авыл җирлекләре, мәгариф, мәдәният һәм социаль учреждениеләр вәкилләре чыкты. Үз чыгышларын Кыр Шунталысы авыл җирлеге, «Кайгырту» приюты, «СинЭнергия» яшьләр үзәге, «Импульс» клубы, китапханә, музей, үзәкләштерелгән бухгалтерия, шулай ук район мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары тәкъдим итте.

Катнашучылар төрле программа әзерләгән: вокал һәм инструменталь номерлар, хореографик компо-зицияләр, сәнгатьле уку һәм оригиналь чыгышлар. Конкурс хезмәткәрләр өчен иҗади потенциалла-рын ачарга, инициативаларын күрсәтергә һәм бер-берсенә терәк булырга мөмкинлек биргән мәйданчыкка әверелде.

Катнашучыларга теләкләрен җиткереп, район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов мөрәҗәгать итте.

— Мондый конкурслар төрле һөнәр һәм буын кешеләрен берләштерә, үзеңне эштә генә түгел, иҗатта да күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу — безнең уртак мәдәни тормышыбызның мөһим өлеше, — дип билгеләп үтте ул.

Узган этап сайлап алу тыңлауларының беренчесе булды. Алда — тагын бер этап, аннан соң финал һәм гала-концерт үтәчәк. Шул вакытка кадәр гаризалар кабул итү дәвам итә, һәм районның хезмәт коллективлары конкурска кушылу мөмкинлегенә ия.

Беренче этапта катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Конкурс нәтиҗәләре йомгаклау концертында игълан ителәчәк, ул иҗади елның якты нәтиҗәсе булып, районның иң яхшы чыгышларын берләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев