Туган телебезне яратыйк
4нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбеннән килгән хат та шул хакта. Аны да укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Туган теле барның - милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. Телнең матурлыгы, сыгылмалыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк.
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Бу юнәлештә "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең роле бик зур.
Шул юнәлештәге эшчәнлек белән сезне дә таныштырып китергә телибез. 4нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре уздырылды, Тукай әкиятләренә багышлап ясаган рәсем күргәзмәләре оештырылды.
Габдулла Тукай исемендәге VI нчы Бөтенроссия шигырь уку бәйгесенең мәктәптә узган турында җиңгән 1 нче сыйныф укучылары Александра Струкова һәм Альбина Сәгыйрова әлеге бәйгенең район турында катнаштылар.
Кызларыбыз анда да сынатмадылар: Александра 3нче, ә Альбина "Артистлык" номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук 1нче сыйныф укучылары арасында "Мин татарча сөйләшәм!" акцкиясенең түштамгасын иң оста ясаучылар бәйгесе уздырылды.
Балалар бакчасында әлеге акция кысаларында татар-теле тәрбиячесе Румия Әсфәндиярова "Карга боткасы" бәйрәме уткәрде. Бәйрәм балаларның карга боткасына сый җыюлары, шигырь сөйләүләре, биюләре һәм татар халкының түгәрәк уеннары белән үрелеп барды.
Балалар татар халкының тарихы, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Соңыннан әби белән бабай барлык балаларны ботка белән сыйлады.
Татар телен өйрәтүдә әкият уйнау балаларда кызыксыну тудыра. Әкиятләрдәге геройларны, вакыйгаларны сурәтләүне балалар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Әкият уйнау балаларның үзләренә дә ошый. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар үзләре яратып өлгергән "Төремкәй" әкиятен кече төркемнәргә дә күрсәттеләр.
Мортазина Люция җитәкчелегендә 3 сыйныф укучылары мәктәптә, кибетләрдә, урамда һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар.
"Син татарча сөйләшәсеңме?" исеме астында аралашу, сораштырулар (интервью алу) үткәрделәр. Һәр әңгәмәдәшкә "Мин татарча сөйләшәм" логотибы һәм "Минем татарча беренче 150 сүзем" дигән сүзлек - буклетлар тапшырдылар.
Ләкин даруханә исеме язылган алтакта (вывеска) татар телендә дөрес язылмавы гына укучыларда борчу тудырды. 3нче сыйныфның татар төркемендә "Тукай иленә сәяхәт" исемле викторина үткәрелде. Укучылар әдип турында белемнәрен ныгытып, бер-берсе белән узыша-узыша сорауларга җавап бирделәр. Викторина бик кызык, мавыктыргыч булды.
4 сыйныф укучысы Александра Турушкина "Алиш эзләреннән" исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең 1 нче этабында катнашты. Ул конференциягә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иҗади эшен җибәрде. Әлеге эшен ул тулысынча татар телендә язды.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан - буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев