Яңартканнан соң Изгеләр чишмәсе
Балалар һәм спорт мәйданчыклары, этник стильдәге чатырлар. Чишмә территориясенең ничек төзекләндерелүе турында сөйлибез.
Биредә һәрвакыт кеше күп: бәйрәмнәрдә дә, эш көннәрендә дә. Һәм бу урын елның теләсә кайсы вакытында да матур. Биредә чиста чишмә суы гына түгел, һавасы да шифа. Узган язда тыюлык үзгәрешләр кичерде. Без Изгеләр чишмәсендә булдык һәм сезгә төзүчеләр тарафыннан нинди эшләр башкарылуы турында сөйләргә телибез.
Тарих
Чатырлар куелганга кадәр бирегә килгән кунаклар җиргә япмалар җәеп утыралар иде. Аннан соң, уңайлы булсын өчен, нарат күләгәсе белән уратып алынган чатырлар барлыкка килде. Вакыт узу белән чишмә территориясе киңәйтелде. Күл тирәсен дә чистарттылар һәм төзекләндерделәр. Тагын яңа чатырлар төзелде. Кафе эшен һәм сувенир продукциясен сатуны оештырдылар. Ә Биләр тыюлыгы музее һәр килүчегә Биләрнең серләрен ачарга әзер. Биредә район территориясендә яшәүче барлык халыкларны берләштерүче бәйрәм – Чишмәле җәннәт берничә тапкыр оештырылды. Туристлар агымы да арта. Биләр дәүләт музей-тыюлыгы мәгълүматларына караганда, 2010 елда территориядә 86 мең кеше булган, 2017 елда-113 мең, агымдагы 2020 елда-140 мең, ә 2025 елга 210 меңнән артык кеше булыр дип фаразлана.
Инфраструктур үсеш
Изгеләр чишмәсенең популярлыгы артуга күбесенчә территорияне төзекләндерү, шулай ук инвестицияләр хисабына яңа туристик маршрутлар һәм ял итү мөмкинлекләре, урнашу урыннары булдыру ярдәм итә. 2018 елда «Изгеләр чишмәсе» территориясен һәм Биләрдә авыл күлен төзекләндерү концепциясе Бөтенроссия конкурсында җиңде.
«Тарихи җирлекләр» номи-нациясендә «Изгеләр чишмәсе» территориясен үстерү һәм төзекләндерү концепциясе, шулай ук Алабугада Ленин исемендәге мәйданны үстерү концепциясе җиңүче булды. Аларны гамәлгә ашыру өчен 50шәр миллион сум акча бүленеп бирелде.
Борынгы Биләр шәһәре барлыкка килгән вакыттан башлап паркның тарихи катламнарын саклап калу реконструкциянең төп өлеше булды. Концепциягә территорияне комплекслы төзекләндерү салынган иде.
Бу киләчәктә Биләрнең потенциалын ел әйләнәсе туристлар өчен ял итү урыны буларак үстерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.
Изгеләр чишмәсенең бүгенгесе
Һәм менә бүгенге көндә Изгеләр чишмәсе кабат бирегә килүчеләрне каршы алырга әзер. Исегезгә төшерәбез, тыюлык территориясе кунаклар өчен пандемия белән бәйле рәвештә вакытлыча ябык булды. Бүген исә территориягә керү ирекле. Кунакларны яңа чатырлар каршы ала: бу ике төрдәге – ябык һәм ачык йортчыклар, алар агачтан эшләнгән, шуңа күрә җирле киңлеккә искиткеч туры килә. Мондый һәр йортчыкка брусчатка сукмагы һәм гравий юлы алып бара. Шундый ук этник стильдә биредә яңа бина – павильон төзелгән, ул бер үк вакытта 40 кешене кабул итәргә әзер. Бирегә килүче кечкенә балаларга да зур игътибар бирелгән: күп кенә таган һәм таулар белән яңа балалар мәйданчыгы төзелгән. Спорт объектының агач материалдан эшләнүе аның «фишкасы» булып тора. Барлык конструкцияләр дә бик ышанычлы һәм куркынычсыз. Барысы да тикшерелгән. Олырак балалар өчен каштан күләгәсендә шул ук стильдә спорт мәйданчыгы бар. Машина кую урыннарының күп булуы – бу тарихи территорияне үстерүнең тагын бер мөһим шарты.
Кунаклар фикере
Яңартылган тыюлыкка килү-челәрдән беренче фикерләр дә бар.
Станислав Сарапкин: «Без анда гаиләбез белән булдык инде. Кызыбызга балалар мәйданчыгы бик ошады. Аның хәтта китәсе дә килмәде».
Анна белән Сергей Андреевлар (Киров шәһәре кунаклары): «Без биредә беренче тапкыр булдык. Безгә барысы да бик ошады. Биредә әкияттәге кебек! Барысы да шулай уйланылган, матур. Ә һавасы нинди! Һичшиксез, монда көз көне кабат киләчәкбез. Көзге буяуларда бу урын тагын да матуррактыр. Ә хәзер чишмәдән су алырга барабыз».
Әлфия Вәлиева: «Бу урынны мин балачактан ук хәтерлим. Чишмәгә тау буенча төшә идек, баскычлар юк иде. Яңгырдан соң аеруча авыр иде. Хәзер бу урынны танып булмый. Әйтерсең лә бу башка урын. Әмма су һаман да чиста, һавасы да саф. Хәзер ирем белән монда оныкларыбызны алып киләбез. Аларга биредә ошый. Карагыз әле нинди матурлыкны ясаганнар. Рәхәтләнеп ял итәсең. Бердәнбер әйтергә теләгән теләгем: боларның барысын да саклагыз! Бу изге урынны яңартуда катнашкан һәркемгә дә рәхмәт».
Без дә Изгеләр чишмәсенең чәчәк атуын телибез. Бирегә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев