Әңгәмәбез Алексеевск районының ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева белән нәкъ менә шул темага.
-Энҗе Җәүдәтовна, күп кеше әле һаман да ЗАГС-ул Никахлашу сарае дип саный. Шулай гынамы?
-Юк, әлбәттә. ЗАГС-һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларда һәр көнне катнаша торган дәүләт органы ул. Без акт язуларының 7 төрен: сабыйның дөньяга тууын,...
Әңгәмәбез Алексеевск районының ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева белән нәкъ менә шул темага.
-Энҗе Җәүдәтовна, күп кеше әле һаман да ЗАГС-ул Никахлашу сарае дип саный. Шулай гынамы?
-Юк, әлбәттә. ЗАГС-һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларда һәр көнне катнаша торган дәүләт органы ул. Без акт язуларының 7 төрен: сабыйның дөньяга тууын, ата булуны раслауны, уллыкка (кызлыкка) алуны, ир белән хатын берлеген теркәүне, төрле сәбәпләр аркасында исем алмаштыруны, аерылышуны һәм кешенең вафат булуын теркибез.
Өстенлекле бурычларның берсе-гражданлык хәле актларын теркәү китапларын формалаштыру, исәпкә алу һәм сакланышын тәэмин итү. Асылда бүлек архивында туган ягыбызның тарихы һәм аның кешеләренең язмышы чагылдырыла. Электрон архив булдыру чаралары планлы төстә үткәрелә. Бүгенге көндә анда 52 меңнән артык язма бар. Чөнки без бит ел саен 1000нән артык гражданлык хәле язмаларын теркибез һәм шуның кадәр үк диярлек юридик яктан әһәмиятле эшне (кабат язылган язмалар, актуаль белешмәләр бирү, акт язмаларына төзәтмәләр кертү) башкарабыз.
-Андый ярдәмне сорап сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?
-Шактый еш. Соңгы елларда еш кына моннан күп еллар элек җибәрелгән хаталар һәм төгәлсезлекләр аркасында язылган язмаларга төзәтүләр һәм үзгәрешләр кертү зарурлыгы килеп туа. Кагыйдә буларак, бу пенсия, мирас оформить итү мәсьәләләре белән бәйләнгән. Мондый эшләр саны даими төстә арта, чөнки ЗАГС органнары биргән документлар гражданин тормышында мөһим, ә кайчак хәлиткеч әһәмияткә ия була. Безгә теге яки бу документлары югалу, бозылу уңаеннан да мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә безгә турыдан-туры эчке эшләр, халыкны социаль яклау бүлекләре, социаль иминият фонды, салым органы, судлар, прокуратура, Пенсия фонды бүлекчәсе һәм районның башка учреждениеләре белән бергәләп эш итәргә туры килә.
-Күпчелек дәүләт структуралары теге яки бу үзгәрешләргә дучар булдылар. Бу яңалыклар сезнең учреждениегә кагылмадымы?
-Гомумән алганда, әйтергә кирәк, гражданлык хәле актларын язу органнары системасы дәүләт белән бергә үсте һәм тарихи вакыйгалар аркасында катлаулы аякка басу һәм үсеш чорын, шул исәптән җиңел булмаган кул хезмәтеннән башлап компьютерлаштыруга кадәр юл узды. Бүген безнең алда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешендә күрсәтүгә күчүдә зур һәм шактый авыр бурыч тора, аны республика җитәкчелеге генә түгел, ә бәлки үзгәрешләр вакыты үзе-мәгълүмати технологияләрнең прогрессив дәрәҗәсенә, хакимият органнары һәм халыкның бергәләп эш итүенең яңа механизмына күчү вакыты куя.
-Соңгы елларда нинди яңалыклар булды?
-Атап әйткәндә, никахлашу актын теркәү датасын һәм вакытын броньлау хезмәте барлыкка килде. Хәзер гражданин Бөтендөнья пәрәвезе аша "Никахны теркәү" бүлегендә uslugi. tatar ru. сайтына кереп, республика территориясендә урнашкан теләсә кайсы ЗАГС бүлеген сайлый һәм туй тантанасының вакытын һәм датасын броньлый ала. Иң мөһиме, билгеләнгән датага кадәр 1 ай һәм 2 көн элек кияү белән кәләш гаилә төзү тәртибе турында гариза бирү өчен турыдан-туры безгә яки сайлап алынган башка Никахлашу сараена килергә тиеш. Бары тик былтыр гына да бу хезмәттән 55 яшь пар файдаланды.
Өстәвенә никах җепләре белән язмышларын Алексеевскида район кешеләре генә бәйләми, еш кына бу мәхәббәт бәйрәмен районыбыздан читтә яшәүче булачак ир белән хатын да бездә билгеләп үтәргә тели. Моннан тыш, никахлашу залы методик база буларак та файдаланыла. Анда без гаилә тантаналары оештырабыз, алтын һәм көмеш юбилярларны сәламлибез. Гаиләләргә ана капиталына сертификат тапшыру бик кызык һәм матур үтә. Бу эшне башланып киткән елда да дәвам иттерәчәкбез.
-Энҗе Җәүдәтовна, сез шушы тарихи архивка мөдирлек итәсез икән инде, әйтегез әле, район тормышында узган елда нәрсә үзгәрде?
-Тормыш статистикасы күпкырлы. Ләкин төп тенденцияләрне аңлау өчен районда туучылар һәм үлүчеләр турында сөйләүче ике сан китереп үтәм. Шулай итеп, 2011 елда 318 туу факты (2010 елда-349) һәм 418 үлү факты теркәлде. Ягъни бөтен Россиядәге кебек үк, Алексеевскида да халыкның табигый кимүе табигый үсешеннән артып китә.
Яңа туган балалар арасында 164 малай, кызлар бераз азрак-154әү. Һәм нибары ике пар игезәк туды. Балалар тууга килгәндә, бүген башлыча 130 гаиләдә-беренче һәм 128 гаиләдә икенче бала дөньяга аваз салды. Өченче сабый 47 гаиләне тулыландырды һәм бары тик 13ендә генә дүртенча бала туды. Әти-әниләр балаларына кушкан иң популяр исемнәр Матвей, Никита, Александр, Егор, Кирилл һәм Ярослав. Иң яшь гүзәл зат вәкилләре өчен ата-аналар бик матур Анастасия, Анна, Екатерина, Ксения, Дарья һәм Софья исемнәрен бирделәр.
-Бездә "икенче яртылары" булмаган, шулай да нәселне дәвам иттерергә ниятләгән аналар күпме?
-Районда 38 ялгыз ана бар, аларның күбесе-28 хатын-кыз-мондый җитди адымга 18-24 яшьтә барырга карар иткән. Нигездә ялгыз аналар бер бала, кем әйтмешли, үзе өчен табарга җөрьәт итәләр. Ләкләккә икенче балага "заказ бирүчеләр" дә байтак. Һәм бик азлар гына өченче баланы дөньяга китерергә курыкмыйлар.
-Мондый очракта замана әтиләре үзләрен ничек тоталар?
-Ата булу 41 очракта расланды.
-Ләкин никахсыз нибары 38 бала гына тудымы?..
-ЗАГСта язылышмыйча гына яшәүче парлар булуын да онытмагыз, алар хәтта бала туганнан соң да мөнәсәбәтләрен законлаштырырга әллә ни атлыгып тормыйлар. Ә менә соңгы 15 елда рекордлы сан-биологик әтиләр яңа туган сабыйларга үз исемнәрен биргән очраклар 2010 елда 59 теркәлде.
Инде әйтеп үтелгәнчә, туганнары соңгы юлга озаткан кешеләр саны элеккечә үк югары булып кала.Үлгән кешеләр арасында ир-атлар-224, хатын-кызлар-194 кеше, шулар арасында дүртесе-балалар. Иң югары үлүчеләр саны 70 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә, ир-атлар-110, хатын-кызлар-150. Былтыр хезмәткә яраклы яшьтә бакый дөньяга 99 кеше күчте, нигездә болар-көчле җенес вәкилләре. Ничек кенә аяныч булмасын, безнең районда уртача гомер озынлыгы-69 яшь: хатын-кызларныкы-74, ир-атларныкы-64. Мондый факторның көчле затның начар гадәтләр: алкоголь, тәмәке, пассив яшәү рәвеше белән бәйләнгәнлеген аңлатып тору артык, дип саныйм.
-Һәр кеше тормышында тагын бер иң төп нәрсә-гаилә кору. Бу мәгълүматлар нинди?
-Шунысын билгеләп үтү күңелле: 2008 елдан алып гаилә берлеге төзегән гашыйклар саны сизелерлек артты, бары тик узган елда гына да бездә 442 кеше ир белән хатын булды. Шулардан 182 ир-ат һәм 181 хатын-кыз беренче тапкыр гаилә корды. Бу адымга икенче тапкыр 40 хатын-кыз һәм 39 ир-ат барды. Иң күп сандагы көчле җенес вәкилләре-103 кеше-25тән алып 34 яшькә кадәр никахланышты, бу кияүләрнең гомуми санының 50 процентына якынын тәшкил итә. Хатын-кызлар арасында кияүгә чыгу өчен иң популяр яшь-18дән 24кә кадәр, шул чорда 115 кәләш (52 процент) кияүгә чыкты, балигъ булмаган ике кыз гаилә берлеге төзеде. Кагыйдә буларак, мондый никахлар бала көтү сәбәпле төзелә.
-Аерылышулар турында нәрсә әйтә аласыз?
-Ни кызганыч, тотрыксызлык хәзерге заман гаилә-никах мөнәсәбәтләренә хас нәрсә, дип әйтергә туры килә. Аерылышучыларның ел саен кимеми түгел, ә арта баруы гаҗәп түгел. 2011 елда 90 (!) никах таркалды: 77се-суд карары белән, 11е-ике якның да ризалыгы белән, 2се-суд хөкеме белән. Ләкин ир белән хатын мөнәсәбәтләрен шул рәвешчә хәл итеп, ата-аналар еш кына гаилә таркалу сәбәпле барыннан да элек балаларның газаплануы турында уйлап та карамыйлар. Бары тик былтыр гына да таркалган гаиләләрдән 79 бала ата-ананың берсе, кагыйдә буларак, аналары белән калды.
-Ир белән хатынның аерылышу проценты бигрәк тә кайсы яшьтә югары?
-Аерылышучылар арасында беренче урынны (158 кеше) 25тән 39 яшькә кадәрге яшь алып тора. Күпчелек гаиләләр-2011 елда алар 40 иде-беренче биш елда таркалды. Бу яшьтә яшьләр бер-берсенә күнегәләр һәм бер-берсенә ияләшәләр. Аерылышуларның икенче "бишьеллыгына"на да күп-25 туры килә. Бергә 20 елдан артык яшәсәләр дә, кайбер парлар соңгы вакытта күбрәк аерылышалар яки гаиләдән китәргә карар итәләр. Былтыр шундый 9 пар никах җебен өзде. Гаилә тормышы-тулы бер фән һәм бик катлаулы фән ул. Гаилә кору юллары да төрле: шатлыклы һәм гади, авыр һәм катлаулы. Бер-береңне ярату, бер-берең турында кайгырту, үзара хөрмәт, бер-береңне аңлый һәм гафу итә белү-гаиләдә татулыкка һәм тынычлыкка менә нәрсәләр булыша. Бу кыйммәтләр турында белү генә аз, буыннан-буынга ата-бабаларыбыздан калган кануннар буенча яшәү бик мөһим. Бәлки, нәкъ менә шул вакытта якыннарыбызның кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәнербез һәм яхшы тормыш эзләп читкә ташлану теләге үзеннән-үзе юкка чыгар.
Барыгызга да бөек, чын һәм мәңгелек бәхет телим. Дус-тату яшәгез!
Әңгәмәдәш-Г.ХӘМИТОВА
Нет комментариев