Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алексеевский музейга мәгълүматлар кирәк!

1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан В.И. Абрамов исемендәге Туган як музее бу артык билгеле булмаган, тарихыбызның фажигале бер бите булып калган хәрби конфликтта катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар җыя.

Мәгълүматлар һәм өстәмә материаллар җыю «Кышкы сугыш» башлануның 80 еллыгы истәлегенә вакытлы күргәзмә булдыру максатыннан алып барыла. Һәрбер җавапка шат булачакбыз. Әгәр дә сезнең бу чорда Карелия күчешендә сугышкан туганнарыгыз, шулай ук бу кешеләрнең фотосурәтләре, документлары һәм шәхси әйберләре турында мәгълүматларыгыз булса, без сезне хезмәттәшлеккә чакырабыз. Музей материалларыгызны күргәзмә үткәрү чорына вакытлыча саклауга яки бүләккә кабул итәргә әзер. Музей телефоны: 2-43-47, 89274099110, Осянин Владислав Александрович.

Совет-фин сугышында катнашкан алексеевскилыларның исемлеге безнең сайтта урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев