Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь җәяүле мәктәбе

«Әтәчкәй» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен тәрбиячеләр Ольга Вячеславовна Левшина һәм Дарья Сергеевна Самсонова юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрделәр.

Балалар җәяүлеләрнең, машина йөртүчеләр һәм пассажирларның юл хәрәкәтендә катнашучылар булуын, җайга салынмаган җәяүлеләр кичүе аша ничек узарга кирәклеген белделәр. Бәйрәмгә Незнайка килде һәм балалардан аңа ярдәм итүләрен сорады, чөнки ул адашкан һәм юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белми икән. Балалар, юл хәрәкәте билгеләре булып киенеп, Незнайканы өйрәтү өчен аңа шигырьләр укыдылар.

Аннары мәктәпкәчә яшьтәге балалар 3 командага бүленде һәм җитезлектә, тизлектә һәм белемдә ярыштылар: аптечка җыйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, пазл-юл билгеләрен җыйдылар.

Чара ахырында балаларга «Яшь җәяүле» таныклыклары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев