«Туган тел форумы» турында
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел милләтне саклаучы, халыкның мәдәниятен яклаучы. Татар балаларының туган телләрен белүендә, туган телләре белән горурлану хисләре булдыруда, ә рус телле балаларда татар теленә кызыксыну...
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел милләтне саклаучы, халыкның мәдәниятен яклаучы.
Татар балаларының туган телләрен белүендә, туган телләре белән горурлану хисләре булдыруда, ә рус телле балаларда татар теленә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүдә мәктәпләрнең, аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле бик зур.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Бүгенге көн укытучылары зур һөнәри осталыкка, түземлелеккә ия булырга һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булырга тиеш. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында шундыйлар бармы? Әйе, бар! Моңа дәлил итеп, 24 апрельдә Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Бөтенроссия күләмендә "Туган тел форумы" нәтиҗәләрен китерергә мөмкин.
Форумда Татарстан районнарында һәм Россия төбәкләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Өченче ел рәттән үткәрелеп килүче әлеге чара үзенең эчтәлеге, һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп оештырылуы, иң мөһиме, файдалы булуы белән игътибарга лаек. Без, укытучылар, тырышып эшләүче хезмәттәшләребезне күреп, аларның һөнәри осталыкларын өйрәндек, үзара аралашып көндәлек эшебездә килеп туган сорауларыбызга бергәләп җавап эзләдек. Кайчандыр үзебезне укыткан ветеран укытучыларыбызны данлауны күреп шатландык.
Безнең районнан бу форумга "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" исемле күргәзмәне бистәбезнең беренче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гадиева Рәзилә Рәфкат кызы һәм Урта Тигәнәле урта мәктәбенең тарих укытучысы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы әзерләп барды. ТНВ каналы репортерлары Б.Г. Шәйхетдиновның яңа гына чыккан "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" исемле китабы белән кызыксынып интервью алдылар.
Олы Тигәнәле урта мәктәбенең ветеран укытучысы Зарипова Рәисә Абдулла кызы күпьеллык хезмәте өчен Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Бөтенроссия "Мастер-класс" конкурсында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен 1нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гадиева Рәзилә Рәфкат кызы Диплом белән бүләкләнде.
Форум бәйрәм рухында үтеп тә китте. Укытучылар аннан канатланып, эш дәрте алып таралыштылар. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Үзеңнең эшеңне бәяләүне күрү, эшеңнең кемгәдер кирәк булуын тою һәркем өчен мөһим. Башка фән укытучыларыннан аермалы буларак, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ел саен шундый зур чараларга җыелып аралашу мөмкинлеге бар. Бу, һичшиксез, Мәгариф министрлыгының милли бүлегенең хезмәт җимеше. Шуңа да барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән Мәгариф министрлыгына, аның милли бүлегенә, Бөтендөнья татар конгрессына, укытучыларыбызны котларга килгән депутатларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә Форумда катнашкан укытучыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез.
Мәгълүмати методик үзәкнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Венера Хәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев