Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация на татарском

Гәзит турында

"Таң" район газетасы 1965 елдан бирле чыга. Үз тарихында "Таң" газетасы берничә тапкыр исемен үзгәртә. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте канаты астына кергәч газетаның йөз-кыяфәте, эчтәлеге нык үзгәрде. Һәр авылга, һәр өйгә, үзенең тугрылыклы укучыларына район сулышын, республика һәм дөнья хәбәрләрен ирештереп торучы якын дус ул. Аның битләрендә - районыбызның иң...

"Таң" район газетасы 1965 елдан бирле чыга. Үз тарихында "Таң" газетасы берничә тапкыр исемен үзгәртә. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте канаты астына кергәч газетаның йөз-кыяфәте, эчтәлеге нык үзгәрде. Һәр авылга, һәр өйгә, үзенең тугрылыклы укучыларына район сулышын, республика һәм дөнья хәбәрләрен ирештереп торучы якын дус ул. Аның битләрендә - районыбызның иң уңган, иң тырыш уллары һәм кызларының коллектив портреты, хезмәт һәм иҗади уңышларыбызның чагылышы.

Газета максатчан рәвештә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау белән шөгыльләнә, спортның күп кенә төрләре буенча ярышлар оештыруда мәгълүмати булышлык күрсәтә. Газетада православие мәхәлләсе һәм мөселман җәмгыяте тормышын яктыртуга, милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулык темасына җитди игътибар бирелә.

Хәзер газета АЗ форматында басылып чыгучы басма, ул атнага 2 тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрдә дүрт битле булып чыга, берсендә телепрограмма һәм реклама сыйфатында белдерүләр урын алган. Районда үз типографиябез юк, без Чистайның "Яңа типография" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев