Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Иң яхшылар танылды

9 ноябрьдә район мәдәният йортында булып узган авыл хуҗалыгы эшчәннәренә һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм урып-җыю чорының уңышлы тәмамлануы белән билгеләп үтелде. Сәламләүгә җыелган агропромышленность комплекслары һәм предприятиеләре арасында авыл хуҗалыгы ветераннары, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, ветеринария табиблары, механизаторлар, сыер савучылар, комбайнчылар-районны ит, сөт, икмәк белән тәэмин итүчеләр бар,...

9 ноябрьдә район мәдәният йортында булып узган авыл хуҗалыгы эшчәннәренә һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм урып-җыю чорының уңышлы тәмамлануы белән билгеләп үтелде.

Сәламләүгә җыелган агропромышленность комплекслары һәм предприятиеләре арасында авыл хуҗалыгы ветераннары, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, ветеринария табиблары, механизаторлар, сыер савучылар, комбайнчылар-районны ит, сөт, икмәк белән тәэмин итүчеләр бар, алар тулаем республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә гаять зур өлеш кертәләр. Ә бу, авыл хуҗалыгы өлкәсендә районның иҗади хезмәтен билгеләп үткән һәм киләчәк перспективаларны күрсәткән икътисад һәм аграр мәсьәләләр буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин сүзләренә караганда,-республиканың 43 районыннан Татарстан базарын барлык тәэмин итүчеләрнең 3 проценты.
Район башлыгы Владимир Козонков үзенең котлау сүзендә безнең авыл хуҗалыгының үзенә күрә халыкның тормыш хәлен яхшыртуга булышучы локомотив булуын тикмәгә генә басым ясап күрсәтмәгәндер. "Бүген бит,-диде шуннан соң Владимир Константинович,-безнең илдә булган милекнең бөтен формалары барлыкка килде һәм үстерелә. Тикмәгә генә игенчеләр һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте республика Президентының югары бәясен алмагандыр". Район башлыгы чыгышының азагында залдагыларның барысын да шуның белән котлады.
Бәйрәмгә килгән авыл кешеләре исеменә бик күп мактау сүзләре һәм теләкләр яңгырады, производство алдынгылары Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. "Родина" колхозы механизаторы Фәрит Гатин лаеклы бүләк-"Фидакарь хезмәт өчен" медале алды, ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусинга "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелде.
Узган чорда эшләнгән эшкә йомгак ясап, Газинур Кирам улы игътибарны хәзерге вакытта кырларда һәм фермаларда 2500гә якын кешенең (алар аркасында республикада алдынгылыкны саклап калып була да инде) армый-талмый эшләвенә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев