Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Проект белән яшәргә

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдән ерак түгел бик матур урында 15 июльдән 20 июльгә кадәр узган Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумына килде.

Республика башлыгы визиты барышында араларында төрле ил вәкилләре булган форумда катнашучылар белән аралашты. Рөстәм Нургали улы Россиянең иң яхшы педагогларын, ООН халыкара яшьләр моделе катнашучыларын, төрле мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм тәҗрибә уртаклашырга җыелган яшьләр оешмалары вәкилләрен сәламләде, форум барышында шулай ук төзелеп килүче "Имәнкәй" лагерена барды.


Сәхнәдән чыгыш ясаганда Президент, төрле илләрдән килгән яшь һәм иҗат кешеләре изге урынга очраклы рәвештә генә җыелмадылар, ә "Сәләт" менә 20 ел инде мәдәниара диалогның уникаль мәйданчыгы һәм яшьләр өчен үсеш урыны булып тора, дигән фикере белән уртаклашты:


- Кадерле дуслар, миңа биредә бик рәхәт. Моннан 20 ел элек Арча районында сез бу программага старт бирдегез. Эшегез дәвам итә һәм, иң мөһиме, юл башында торган кешеләр хәзер сезнең белән, алар инде белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Әлбәттә, бу - яшь һәм талантлы кешеләр, лидерлар бергә җыела торган үзәкләрнең берсе. Алар - республикабызның гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләренең һәм дөнья илләренең кешеләре. Мин сезнең елдан-ел активлаша баруыгызны күрәм. Әлбәттә, сез - киләчәгебезнең нигезе, терәге. Иң мөһиме, сез изге җирдә басып торасыз, бу - зур тарих. Мөгаен, бу да сезнең уңышыгызның ниндидер бер нигезедер, чөнки биредә сезгә үзенә бертөрле стимул бирә торган, сез үссен өчен катализатор булган аура хакимлек итә. Мин, сез генә үсмисез, дип әйтергә телим. Монда сез лагерь үткәрүдә актив катнашасыз. Алексеевскиның күзгә күренеп үзгәрүен дә күрәсез. Без бу мәйданчыкның ничек күркәмләнеп китүен, әлеге мәйданчыкның асылы ничек формалашуын күреп торабыз. Киләсе елда биредә инде тәүлек әйләнәсе эшли торган лагерь булачак. Әлбәттә инде, әлеге җәйге лагерь киңәйтеләчәк һәм биредә бик күп кызыклы чаралар үткәреләчәк. Без әлеге проектка киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез - мин сезнең белән янәшәдә, мин сезнең белән һәм мин сезгә активлыгыгыз өчен рәхмәт әйтәм!


Кырым яшьләре делегациясе башлыгы Мустафа Джиляджи, форум яшьләрнең аралашу урыны булып тора, дип билгеләп үтте:


- Без республикада: Казанда, Биләрдә, Болгарда беренче тапкыр. Бар да әйбәт, бөтен җирдә киң күңелле кешеләр очрады. Икътисадый яктан нык үскән төбәк икәнлегегез күренеп тора, шуның белән милли гореф-гадәтләр дә саклана.Форумның үзенә килгәндә, без биредә хөкем сөрүче халәткә, оештырылу дәрәҗәсенә таң калдык. Шундый күп баланы бер урынга җыю, тренинглар үткәрү - Кырым Республикасына, яшьләребезгә өйрәнер нәрсәләр бар. Биредә без төрле җәмәгать яшьләр оешмалары белән очраштык, тәҗрибә уртаклаштык, үз эшебез турында сөйләдек. Белем бирү, мәдәни-массакүләм эшчәнлек һәм спорт өлкәсендә партнерлык билгеләдек. Без киләсе елга бирегә зур составта киләчәгебезгә ышанабыз. Делегациябезнең күпчелеген Симферополь шәһәренең инженер-педагогика университеты студентлары һәм аспирантлары тәшкил итә. Мин яшьләребез исеменнән яшьләр оешмаларын бергәләп эшләү, уртак киләчәгебезне төзү өчен Кырымга чакырам. Форумда Татарстан Президенты белән сөйләшеп ала алуыма шатмын. Мин аңа бирегә алып килгән проектыбыз турында сөйләдем. Бу - Яшьләрнең сәяси-этник мәдәнияте үзәге, без аны Татарстан Республикасы белән бергәләп төзергә телибез. Университетыбыз каршында аны төзү республикабыз яшьләр оешмалары өчен интеллектуаль, спорт чараларын үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.


- Кырым һәм Татарстан яшьләренең охшашлыгы һәм аерымлыгы нәрсәдә? - дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:


- Яшьләр бөтен җир-дә дә яшьләр инде. Алар - халыкның иң актив өлеше, аларда үз төбәкләрен үстерү теләге, омтылышы зуррак. Ә Татарстан яшьләренең казанышларын без бик теләп үсеп килүче буын белән эшләүдә тәҗрибә итеп кулланачакбыз. Августта бездә "Селигер" форумына охшаган "Таврида" форумы булачак. Бу проект югары дәрәҗәдә узар, дип уйлыйм. Биредә күргәннәрне, әлбәттә, үз вузыбыз, шулай ук бөтен республика күләмендә кулланачакбыз. "Сәләт" идеясе үзе актуаль һәм стратегик яктан дөрес, чөнки балаларны интеллектуаль яктан үстерүгә булыша. Ә бүген интеллектуаль яктан үскән балалар - югары технологияле, уңышлы, җитешле һәм иртәгә бәхетле җәмгыять ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев